Зур Сәрдек — Татарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл.

Географиясе Зур Сәрдек Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 113 чакрым, ә район үзәге Кукмарадан төньяк-көнбатышка таба 17 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Сәрдек атамасының килеп чыгышы бик кызыклы. Кайбер галимнәр “сәрдек” сүзе чиста төрки сүз булырга тиеш, дип язалар. Шиһабетдин Мәрҗани Сәрдек сүзенең килеп чыгышын “Сары тау”, “сары-дак-Сардык” мәгънәсендә бирә. Ә галим Г. Саттаров аны сәрдә үләне күп үскәнгә, шул исем белән аталган, дип фаразлый. Зур Сәрдек авылына 1550-52 елларга кадәр нигез салынган булып, бу вакытта ул хәзерге Киров өлкәсе Бөртамак авылы урынында булган. Зур елгалар буенда яшәгән татар халкын, Явыз Иван, тимерчелек белән шөгыльләнсеннәр өчен, тагын куып җибәргән. Ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, бабаларыбыз 1700 нче еллар тирәсендә Киров өлкәсенең Яңгул авылы урыныннан хәзерге Зур Сәрдек авылы урнашкан җиргә күченәләр. Яңа урынга күчеп килгәч, моннан 300 ел чамасы ел элек, авылыбыз кешеләре мөселман динен кабул итәләр. Ул вакытларда тау башлары калын урман белән капланган була. Агачларны таудан гына тәгәрәтеп төшереп, авыл халкы мәчетләр төзи. Зур Сәрдек авылы районда гына түгел, республикабызда билгеле авыл, белемле һәм мәгърифәтле. 1912 елда авылыбызда беренче рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче мөгаллиме – Габдулла Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй була. Авылыбыздагы Социалистик Хезмәт герое К.Ф.Шакиров исемендәге гимназиядә 334 бала белем ала, аларга 52 педагог белем бирә. “Әкият” балалар бакчасында 50 гә якын бала тәрбияләнә. Авыл халкына җиде кибет, даруханә, фельдшер-акушерлык пункты, "ОZON" товарлар бирү пункты хезмәт күрсәтә. Демография Халык саны18591884192019261938194919581970197919892002201014481534157614661077873798104510099449901019 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 980 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,88%, башка халыклар — 1,12%.

Авыл җирлегендә туган күренекле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1882 Салехов, Самигулла Валиуллович 1950-05-12 Bolshoy Uluy 1931-04-10 Камил Шакиров Казан дәүләт аграр университеты ташчыагроном 1983-09-10 Зур Сәрдек 1959-08-18 Газинур Морат Казан (Идел буе) федераль университеты шагыйрьжурналистпублицистәдәби тәнкыйтьчеязучы 1970-04-03 Фәрит Гафиятуллин Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеКазан дәүләт мәдәният институты җырчы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Газинур Морат (Моратов Газинур Васикъ улы) (18.08.1959) — татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2016), Татарстанның халык шагыйре (2022). Камил Шакиров (1931-2005) - Социалистик Хезмәт Каһарманы, Бөек Ватан сугышы ветераны, полк улы. Чулпан Харисова (1953) - тел галиме, фән докторы, профессор. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.