Рамил Хәйретдинов, Рамил Равил улы Хәйретдинов (Рамиль Равилович Хайрутдинов; 1964 елның 16 июне, СССР, РСФСР, ТАССР Буа районы Черки-Килдураз ― 2025 елның 20 июне, РФ, ТР, Казан) — тарихчы-галим, Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры (2013―2024), тарих фәннәре кандидаты (1993), доцент, кафедра мөдире. ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2008, 2020), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2016) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 16 июнендә Татарстан АССР Буа районы Черки-Килдураз авылында туган. «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих факультетын «бик яхшы»га (1986), КДУ аспирантурасын (1989) тәмамлаган. «XVIII гасыр азагы — XIX гасырның беренче чиреге Казан губернасы авылы белән идарә итү» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993, фәнни җитәкчесе Миркасыйм Госманов). «Татарстан республикасында мәдәни мирасны саклау. 1920-1950 еллар» темасына докторлык диссертациясе әзер.

Хезмәт юлы 1990-1997 ССРБ ФА КФ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (1996 елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТӘСИ) гыйльми хезмәткәр. 1997-1998 ТР ФА Тарих институтында: ТР тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләре сектор мөдире. 1998-2011 ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының гыйльми эшләр буенча урынбасары. 2006-2007, 2011-2012 ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге мөдире в.б. 2007-2012 «Казан кирмәне» дәүләт тарихи-мигъмари һәм сәнгати музей-тыюлыгы директоры. 2011 елның маеннан Казан (Идел буе) федераль университетынының Тарих институты директоры. 2012 елның сентябреннән Казан (Идел буе) федераль университетынының Тарих институты Ватан тарихы кафедрасы мөдире. 2013 елның сентябреннән 2024 елга кадәр Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры. 2013 елдан 2024 елга кадәр Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты «Тарих институты» бүлегенең Россия һәм якын чит илләр тарихы кафедрасы мөдире. Тоткарлану һәм хөкем астында 2024 елның апрелендә акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп, кулга алынганЗадержан директор Института международных отношений. Мэш, 9.04.2024. Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры итеп Раил Равил улы Фәхретдинов билгеләнгән. Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә «Восточный разряд» һәм «Клио плюс» фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында сүз бараБывший директор ИМО КФУ Рамиль Хайрутдинов встретит Новый год в СИЗО. Бизнес-Онлайн, 17.12.2024.Вахитов район судьясы Урасинов Р.Хәйретдиновка тоткарлау чарасы итеп 2 айга сак астына алу җибәрү хөкемен чыгара. 25 ноябрьдә Совет районы судьясы Сухова да сак астында тотылу срогын озайта.

Суд бер ел узгач, 2025 елның маенда гына башлана. Р. Хәйретдинов 2025 елның 20 июнендә 2№ ФСИН изоляторында тоткынлыкта вафат була. Үлеме сәбәпле җинаять эше туктатыла.

Гыйльми-оештыру эшчәнлеге 130 фәнни публикация авторы, шул исәптән XVIII-XIX гасырларда Казан краенда җирле идарә, татар халкы тарихын, ядкарьләрен өйрәнү, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, татар эшмәкәрләре һәм мөселман руханилары тарихына багышланган 20 китап һәм күмәк монография (Р.Р. Салихов белән берлектә) авторы. 1996-2001 елларда ТР ономастика комиссиясе рәисе. 1997 елдан РФ территориясендәге татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләрен табу, өйрәнү, паспортлаштыру экспедицияләре катнашучысы һәм җитәкчесе. Мәдәни кыйммәтләр буенча аттестация үткән федераль белгеч-эксперт. 2006 елдан ТР президенты каршындагы Геральдика шурасы рәисе (2002 елдан рәис урынбасары). 2013 елдан Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге шурасы рәисе.

Фәнни хезмәтләре Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа. Конец XVIII - начало ХХ вв. Казань, 1995. Банк на все времена. Государственный банк в Татарстане: вчера, сегодня, завтра». Берлин, 1997. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000. Мечети Татарстана. Казань, 2000. Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. В 2 т. Хельсинки, 2001. Управление государственной деревней Казанской губернии на рубеже XVIII – XIX вв. Казань, 2001. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993 (аерым бүлекләре). Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан: Административные районы». Т.I. Казань: «Мастер Лайн», 1999 (аерым бүлекләре)Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты сайты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2008 — ТР дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) — Казан шәһәренең барлыкка килү датасын нигезләүче гыйльми хезмәтләр шәлкеме өчен. 2010 — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2016 — Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә). 2020 — ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе – Фәнара тикшеренүләр һәм Татарстан Республикасының Зөя һәм Болгар шәһәре объектлары мисалында Россия Федерациясе дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча хезмәтләр циклы өчен. Вафат булуы 2025 елның 20 июнендә 62нче яшендә тикшерү изоляторында вафатТарихчы Рамил Хәйретдинов вафат. Татар-информ, 21.06.2025 Рамиль Равильевич Хайрутдинов (16.06.1964 – 20.06.2025). Археология Поволжья и Урала (Институт археологии АН РТ) – Telegram.

Искәрмәләр

Сылтамалар

ТР эшлекле үзәге сайты КФУ рәсми сайтындагы сәхифәсе Р.Р. Хәйретдинов «Чикләрсез татарлар» сайтында

Шулай ук карагыз

Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Институт директорлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр