Зөлфирә Зарипова, сәхнә исеме Зөлфирә Зариф, тулы исеме Зөлфирә Сафа кызы Зарипова, (1953 елның 15 июне, ТАССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә) — драма актрисасы, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (2007), Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге республика комсомолы бүләге лауреаты (1989).

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 15 июнендә Татарстан АССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә авылында алты балалы гаиләдә туган. Казан театр училищесын тәмамлаган (1974). Ләлә Миңнуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина, Дилүс Касыймов, Нариман Гарифуллин, М. Сәрвәров, Рузия Мотыйгуллина белән бер курста укыган (педагоглары Ильтани Илялова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова). 1974 елда Камал театрына 3 елга сынау шарты белән алына, шуннан бирле әлеге театрда уйнавын дәвам итә.

Иҗаты Образларның эчке дөньясын, кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алучы көчле драматик актрисаЗарипова Зөлфирә Сафа кызы (Зөлфирә Зариф). Театрдагы беренче роле — «Әгәр ташлап китсәң» спектаклендә эпизодик роль була. Җырлы рольләрне оста башкара.

Уйнаган рольләре

Наталья — «Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин Нурсолтан — «Канкай углы Бәхтияр» Туфан Миңнуллин Полинка — «Солдат хатыны» Н. Анкилов Гайнавал — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Марианна — «Суган суфые» Мольер Саҗидә — «Ике килен-килендәш» Хәй Вахит Гөләндәм, Фатыйма — «Талак, талак» Хәй Вахит Әдилә — «Туй алдыннан» Хәй Вахит Заһирә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Мөршидә — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин Зифа — «Зифа» Нәкый Исәнбәт Миңлекамал — «Миңлекамал» Мирсәй Әмир Ак бүре — «Ахырзаман» Чыңгыз Айтматов Гайшә — «Мирас» Гафур Каюмов Сәхибҗамал — «Җан Баевич» Гаяз Исхакый Хәмидә — «Бүләк өчен» Галиәсгар Камал Расиха — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов

Мөршидә — «Мин төш күрдем» Зөлфәт Хәким Мәрфуга — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким Люция — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй» Роберт Батулла Фатыйма — «Талак, талак» Хәй Вахит Зөләйха — «Яра» Аяз Гыйләҗев, М. Гыйләҗев Флёра — «Люстра» Илгиз Зәйниев Мәдинә — «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков Фаягөл — «Алты кызга бер кияү» Туфан Миңнуллин Әсма — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Хаҗия — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Кабато — «Ханума» спектакле «Ханума» Авксентий Цагарели Садрикамал — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин Мөслимә — «Мулла» Туфан Миңнуллин Рузия — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Нәкый ИсәнбәтТР башкаласы сайтында

Фильмография

2002 — «Ялгыз тәкәрлек» ― Маһруза 2004 ― «Тиз ярдәм» () — 13нче сериядә эпизод

Гаиләсе I ире (язылышмаган) Сәет Рәинбәков (15.05.1948), опера җырчысы уллары Диас, 30 яшьтә вафат II ире (язылышмаган) Сергей уллары Энгель (1992)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1986 ― ТАССР атказанган артисты

1989 ― Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге республика комсомолы бүләге — Ч. Айтматовның «Плаха» әсәре буенча куелган «Ахырзаман» спектаклендә Ак бүре ролен башкарган өчен (Ташчәйнәр ролен башкарган Нариман Гарифуллин белән бергә) 2007 ― Татарстанның халык артисты 2023 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өченЗөлфирә Зарипова "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Камал театры сайты, 06.09.2023 Искәрмәләр

Әдәбият Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2 З. Зарипова белән әңгәмә. «Ирек мәйданы», 2016 ел, 14 июль

Сылтамалар

З. Зариф Кино-театр.ру сайтында Камал театры сайты З. Зарипова «Уфа ни өчен матур» җырын башкара (аудио, 03:19)

Моны да карагыз

Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр