Гастроэнтерит (бор. грек. γαστήρ, иялек килеш γαστρός — "ашказаны" һәм ἔντερον — "эчәк"), яки ашказаны һәм эчәк катары — ашказаны һәм нечкә эчәкнең ялкынсынуы. Бик еш кискен, сирәк кенә хроник формада күзәтелә. Бер үк вакытта юан эчәк тә зарарланганда гастроэнтероколит диагнозы куела. Костыра, эч йомшара, эч авырта һәм кискен кысылу (спазм) барлыкка килә.
Сәбәпләре Гастроэнтеритның киң таралган сәбәбе — вируслар, бигрәк тә ротавирус һәм Escherichia coli, Campylobacter эчәк таякчалары бактерияләреWebber Roger Communicable disease epidemiology and control: a global perspective — 3rd. , шулай ук башка кузгатучыларMandell 2010, Ch. 93 белән заралану тора. Кайбер вируслар балалар эпилепсиясен барлыкка китерә. Авыруның инфекциядән тыш таралуы очраклары бик сирәк. Балаларда заралану хәвефе иммунитетларының түбән булу һәм гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә югары.
Вируслар Вируслы гастроэнтерит киң таралган кузгатучы булып ротавирус, норовирус, аденовирус һәм астровирус тора. Ротавирус бик еш балаларда гастроэнтерит сәбәбе булып тора һәм үсешкән илләрдә дә, үсешүче илләрдә дә бер үк дәрәҗәдә еш очрый. Балаларда 70 % очракта диарея вирус инфекциясе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Олыларның иммунитеты нык булу сәбәпле, ротавирус аларда сирәк очрый. Авыруның 18 проценты норовирус нәтиҗәсендә барлыкка килә, ул Америкадагы гастроэнтеритның төп кузгатучысы булып санала һәм 90 процент очракта авыру сәбәбе булып тора. Урынлы эпидемияләр, мәсәлән, круиз караплары, дәваханәләр, рестораннар кебек чикле урыннарда бер-берсенә якын булган кешеләр арасында барлыкка килүе мөмкин. Кешеләр савыкканнан соң да авыру чыганагы булып калуы ихтимал. Балаларның чирләвенең 10 % норовируска туры килә.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Йогышлы авырулар