Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) — шагыйрә, журналист, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире (2011 елдан). С. Сөләйманова (2006), Һ. Такташ премияләре лауреаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1993 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016). Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары (2021―2025) Җитәкчелек. Иксанова (Гарипова) Илсөяр Вазыйх кызы. Татарстан Язучылар берлеге.

Тәрҗемәи хәле

1966 елның 7 февралендә Татарстан АССРның Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган (1988). 1988-1989 Татарстан китап нәшриятында корректор. 1989-1991 «Яшь ленинчы» газетасы хезмәткәре. 1991-1997 «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре. 1997-1998 «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире . 1999–2001 «Салават күпере» журналы хезмәткәре. 2003-2011 «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире . 2011 елдан «Түгәрәк уен» журналы баш мөхәррире. 2021 елдан 2025 елның апреленә кадәр ― Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары. 2025 елның апреленнән ― Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасыТатарстан Язучылар берлегенә рәис урынбасарлары һәм остаханә җитәкчеләре билгеләнде. Татар-информ, 9.04.2025.

Иҗаты Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре «Кама ягы» газетасы (Лаеш районы), «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә басыла, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби бәйгеләрдә катнаша. Студент елларында (1983-1988) Казан дәүләт университетының М. Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри. Журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша танылу ала. «Ышанасы килә» дигән беренче китабы (шигырьләр җыентыгы) 1991 елда 10 мең тираж белән басыла, «Кышкы канәферләр» дигән икенче китабы 1999 елда, «Син – язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда нәшер ителә. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләрТР язучылар берлеге рәсми сәхифәсендә. Чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә яза. Әсәрләре җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемәре 2006 ― С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия (кызыксындыру премиясе). 2016 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе«Сөембикә», 2016 ел, № 6. 2026 ― «Лаеш районы үсешенә керткән казанышлары өчен» медалеЗөлфия Шәвәлиева. Моңлы гомернең алтмыш кылы: Шагыйрә Илсөяр Иксанованың юбилей кичәсе узды. Татар-информ, 19.04.2026.

Библиография

Искәрмәләр

Әдәбият Әдипләребез (биобиблиографик белешмәлек). 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009. Мортазин М. Ышанасы килә бу дөньяга. «Татарстан яшьләре», 1991 ел, 13 июнь. Тимбикова К. Ихлас җан. «Казан утлары», 1992 ел, № 3. Мөслимова Ф. Утларга салма мине... «Заман-Татарстан», 1998 ел, 14 август. Гыйззәтуллин Р. Сөю калыр... «Мәдәни җомга», 2001 ел, 20 июль. Яһудин Э. Мәхәббәт шагыйрәсе. «Шәһри Казан», 2006 ел, 9 май. Җәлилова Г. «Мин – иң элек хатын-кыз...» «Шәһри Казан», 2006 ел, 28 август. Ишмиева Л. Символлар сере. «Казан утлары», 2006 ел, № 12.

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Илсөяр Иксанова «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә

Сылтамалар

Иксанова Илсөяр Иксанова Илсөяр Илсөяр Иксанова шигырьләре Миңа шундый сөю бирде күкләр (шигырьләре)

Моны да карагыз

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр