Муса Җәлилгә һәйкәл Ырынбур шәһәрендә Постников урамында урнашкан. Һәйкәлне урнаштыруга Татарстан, Ырынбур өлкәсе казнасыннан, шулай ук шәхси затлардан җыелган акчалар тотылган.
Тарих
Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлап, 1996 елның 22 июнендә Ырынбур шәһәренең Постников урамында, «Тирәк» (Тополь) паркына каршы урнашкан «4 апрель» скверында ачылган.
Һәйкәлнең авторы — Кадим Җәмитов (Казан).
Сыйфатлама Скульптураның авырлыгы — 1,5 тонна. Ул Татарстанда коелган. Шагыйрь ташка утырган, пальтодан, муенына озын шарф ураган, башын бераз сулга борган итеп сурәтләнгән. Һәйкәл алдындагы гранит плитәдә русча язылган: Поэту-герою Мусе Джалилю Бәяләмә
Ачылу
Һәйкәлне ачу тантанасында Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.
Муса Җәлилнең балачагы һәм яшьлеге Ырынбур белән бәйле. Ул Ырынбур өлкәсе (хәзерге Шарлык районы) Мостафа авылында туган. Ырынбурда Хөсәения мәдрәсәсендә укыган. 1926-1927 елларда РКСМ Ырынбур өяз комитетында эшләгән. Элекке комсомол комитеты бинасы (хәзерге Ырынбур мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм белемен камилләштерү институты) диварына (Советская урамы, 2) истәлек тактаташ эленгән . Искәрмәләр
Сылтамалар Памятник Мусе Джалилю Памятники монументального искусства города Оренбурга
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Ырынбур һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр