Айрат Ишморатов, Айрат Рафаил улы Ишморатов, , (28.06.1973) — композитор, дирижёр.
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 28 июнендә Казанда туган. Бабасы — драматург Риза Ишморат, әбисе — РСФСР халык артисты Рәшидә Җиһаншина. Казанда «кларнетчы» белгечлеге буенча Р.М. Яхин исемендәге 3 нче балалар музыка мәктәбен 3 нче балалар музыка мәктәбе сайты, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (В.П. Курылев сыйныфы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (А. Гыйльфанов сыйныфы), шунда ук аспирантураны, Монреаль университетының (Канада) магистратурасын (Андре Муазан сыйныфы) тәмамлаган. Монреаль университетының опера-симфония дирижерлыгы кафедрасында музыка буенча доктор дәрәҗәсен ала (2000).
Хезмәт юлы 1993-1997 Татарстан дәүләт симфоник оркестрында һәм М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры оркестрында уйный.
Канада чоры 1997 елда, Орфорд сәнгать үзәгендәге җәйге мастер-классларда катнашу өчен, Канадага килә. Анда А. Ишморатовка виолончельчы Юлий Туровскийның йогынтысы һәм чит илдә композитор буларак танылуда ярдәме зур була. 1998 елда Монреаль шәһәренә даими торырга килә. 2000 елда Muczynski Trio оештыра — Айрат Ишморатов (кларнет), Луо Ди (виолончель), Евгения Киржнер (фортепиано) . 2000 елдан Kleztory клезмер төркеме (Монреаль) кларнетчысы, композиторы һәм аранжировка ясаучысы. Төркем белән Канада, АКШ, Бразилия, Мексика, Коста-Рика, Кытай, Алмания, Бельгия, Австрия, Маҗарстан, Румыния һәм Һолландиядә гастрольләрдә була. 2007 Канада дирижёры Бернар Лабадиның «Король эскрипкәләре» () ансамблендагы ассистенты. 2009 Квебек симфония оркестрында дирижёр Иоав Талми (Исраил) ассистенты. 2010 елдан «Яңа буын» камера оркестры дирижёры. 2011 I Musici de Montréal камера оркестры дирижёры буларак, оркестрның АКШ, Бразилия, Перудагы гастрольләрендә Юрий Туровскийны алыштыра. 2011 елның октябреннән М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры белән хезмәттәшлеген яңарта: «Жизель» балеты белән дирижёрлык итә. 2012 елдан күп мәртәбә «Зур Монреаль башкала оркестры» белән дирижёрлык итә. 2013 елның февралендә Ф.И. Шаляпин исемендәге опера фестивалендә (Казан) Дж. Пуччининың «Турандот» операсында дирижёрлык итә. 2013 елның мартында М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының Һолландиядәге гастрольләре вакытында Дж. Вердиның «Риголетто» операсында дирижёрлык итә.
Иҗаты Оркестр өчен симфоник әсәрләр, оркестр һәм төрле уен кораллары өчен әсәрләр, клезмер музыкасы һәм балалар өчен музыка иҗат итә.
2003 елда, композитор буларак беренче хезмәте — Беренче кыллы квартетын иҗат итәТатар-информ, 29.05.2006.
2015 елда Достоевский иҗатына нигезләнеп, «Юеш кар турында» (По поводу мокрого снега) исемле беренче операсын яза.
Дискография 2002 Клезмер музыкасы — Kleztory 2002 Барбер, Копланд, Бриттен, Брух — La Primavera (Казан) — Ak Bars 2004 Клезмер — Kleztory, Юлий Туровский & I Musici de Montreal Chamber Orchestra — Chandos Records 2007 «Nomade» — Kleztory — Amerix 2008 Шостакович, Вайнберг, Ишморатов — I Musici de Montreal Chamber Orchestra — Analekta 2010 Symphonique — Le Vent du Nord һәм Квебек симфоник оркестры — CBC 2011 Carte Postale — Alcan Quartet — ATMA Classique 2013 Бетховен, эскрипкә концерты (А. Ишморатов клезмер каденцияләре), Симфония No. 7 , Alexandre Da Costa — Тайпей симфоник оркестры (Тайвань) — Warner Classics 2014 «Arrival» — Kleztory — Amerix
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 Канада милли музыка фестивале — I премия (Muczynski Trio составында). 2004 VIII халыкара Пендерецкий исемендәге камера музыкасы бәйгесе (Краков, Польша) — I премия (Muczynski Trio составында). 2007 «Опус» призы (Канада) — «Елның иң яхшы альбомы» номинациясендә — «Nomade» альбомы өчен (Kleztory төркеме составында). 2012 III халыкара яһүд музыкасы фестивале һәм бәйгесе (Амстердам) — Furth Klezmer Prize (Kleztory төркеме составында) 2014 «Arrival» альбомы ADISQ премиясенә тәкъдим ителә — «Гадәти музыкадя язылган иң яхшы ел альбомы» категориясендә.
Кызыклы факт Зөфәр Хәйруллинның дөньякүләм танылган композитор һәм дирижер А. Ишморатовка багышланган «Югары нотада» документаль фильмы XI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде «Татарстан», 2015 ел, № 9.
Сылтамалар Kleztory төркеме сайты
Моны да карагыз Композитор белән әңгәмә Ишморатовлар турында
Искәрмәләр
Төркем:Татар композиторлары Төркем:Канада композиторлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Дирижёрлар