Борис Нимвицкий (, , Везенберг, Эстляндия губернасы, Рәсәй империясе — Башҡорт энциклопедияһы — Нимвицкий Борис Николаевич., Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Совет дәүләт-партия эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле Дворян гаиләсендә туган. 1903 елдан РСДЭФ әгъзасы. Өфе, Казан, Петроградта инкыйлаби хәрәкәттә катнашкан. 1907-14 елларда эмиграциядә. Февраль инкыйлабыннан соң Колпино, Петроград эшче һәм салдат депутатлары шуралары, РСДЭ(б)Фнең Петроград комитеты әгъзасы, Колпино инкыйлаби комитеты рәисе. Оештыру җыелышының бәлшәвикләр фракциясе әгъзасы. 1918 елдан башлап Өфе губерна ы рәисе урынбасары, Өфе губерна инкыйлаби комитеты рәисе. 1919 елның гыйнвар-февралендә Башкорт хөкүмәте һәм Башкорт корпусының Совет хакимияте ягына чыгуы турында сөйләшүләрдә катнаша. 1920-21 елларда РК(б)Фнең Өфе губерна комитеты сәркәтибе, 1923 елда РК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты сәркәтибе. 1923-33 елларда игенчелек халык кәмисәриятендә, да, РСФСР эшче-керәстиян инспекциясендә эшли. 1933 елдан пинсәдә, Мәскәү югары уку йортларында укытучы булып эшли. Чыганаклар Башкорт энциклопедиясе Урал тарих энциклопедиясе Искәрмәләр
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Борис Нимвицкий · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.