Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (1956 елның 20 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — җырчы, Татарстанның халык артисты (1997). Сарман районының мактаулы гражданы (2019).
Тәрҗемәи хәле 1956 елның 20 декабрендә Юбилейный вечер популярной татарской певицы. Министерство культуры Республики Татарстан Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган. Сарманның урта һәм музыка мәктәпләрен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаган.
Тормыш юлы Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, беренче мәртәбә Түбән Камага барып, музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин укуын тәмамламый кала. Туган авылына кайтып, «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли, кич белән укып, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Икенче тапкыр Түбән Кама музыка укуханәсенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга.
Уку йортын тәмамлагач, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ. б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла.
Җырлары «Сарман» «Талы, талы» «Күк күгәрчен» «Их, дускаем, кил әле» «Су буеннан әнкәй кайтып килә» «Нигә яна йөрәгем» «Су буенда учак яна» «Мәхәббәт чишмәләре» «Балакаем» «Бер вакыт кына» «Мин бәхетсез түгел» «Аккош канат кагына» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 — Татарстанның атказанган артисты 1997 — Татарстанның халык артисты 2016 — «Фидакарь хезмәте өчен» медале«Сөембикә», 2017 ел, 1нче сан, 15нче бит Сарман районының мактаулы гражданы (2019) список Почетный гражданин(1).pdf Гаиләсе Ире Азат Хәлимов (1958), баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты (1999). Уллары Ринат (Казанда яши), Булат (Алабугада яши), төрек-татар гимназиясен тәмамлаганнар, чит илдә белем алганнар.
Искәрмәләр
Әдәбият Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1 нче китап. Яр Чаллы: «Идел йорт», 2000. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 346нчы бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
Сылтамалар
Җырлары Мәхәббәт чишмәләре (видео, 4 мин.)
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Сарман районының мактаулы гражданнары