Мансур Мортазин, Мансур Газизҗан улы Мортазин (1966 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек) — филолог (татар теле укытучысы), журналист, мөхәррир. Россия һәм Татарстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. «Аргамак» журналы, «Шәһри Казан», «Атна вакыйгалары», «Без ― бергә» газеталарының баш мөхәррир вазифасын башкарган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 22 сентябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туган. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1990) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 08.1987 — 08.1990 — Әхмәр 8 еллык мәктәбендә туган тел укыта. 09.1990 — 10.1993 — «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөдире. 10.1993 — 04.1994 — «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. 04.1994 — 12.1995 – Казан мэриянең пресс-хезмәтендә төп белгеч. 12.1995 — 10.1998 — «Аргамак» журналының баш мөхәррире. 06.1999 — 09.2004 — Татарстан ДТРК бүлек мөхәррире. 10.2004 — 04.2007 — «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары. 04.2007 — 12.2007 — «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире. 01.2008 — 06.2014 — «Татмедиа» ААҖ филиалы — «Шәһри Казан» газетасы директоры На посту главного редактора «Шахри Казан» Мансура Муртазина сменила Гульнара Сабирова. 2014 — «Ватаным Татарстан» газетасының абүнә бүлеге мөхәррире урынбасары.
Китаплары Күп кенә әдәби, фәнни, сәяси китапларның мөхәррире. Үзе дә өч китап авторы. «Без бергә» (төзүче-мөхәррире М. Г. Мортазин). К., 2014. (Китапта Россиядә татарлар яшәгән җирләрдә басылган татар газеталары (22) турында тулы, әтрафлы мәгълүмат бирелә.) 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар (проект авторы, төзүчесе һәм мөхәррире М. Г. Мортазин). К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 383 бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Журналистикада исем», «Китап авторы ― журналист» номинацияләрендә Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» конкурсы бүләге иясе. Искәрмәләр
Сылтамалар «Татмедиа»«» ААҖ рәсми сайты М. Мортазин «Әдипләр» сайтында
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Шәһри Казан журналистлары