Римма Кучумова (Римма Әсләм кызы Кучумова) — журналист, «Яңа көн», «Сәлам» газеталарының баш мөхәррире, шагыйрә, шәхси эшмәкәр.
Тәрҗемәи хәле 1954 елның 9 ноябренда БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. Туган авылында мәктәпне (1972), Уфада Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1981 БАССР Уфа районы газетасында эшли. 1984-2003 Башкортстан иярчен TV каналының «Сәләм» программасында музыка мөхәррире. 2003-2005 Кушнаренко районының «Авангард» газетасы баш мөхәррире. 2005 елның октябренда «Авангард» газетасы мөхәррире вазифасыннан азат ителә . 2011 «Сәлам» газетасын нигезли һәм баш мөхәррире булып тора «Уфаинфо» сайтында.
Иҗаты Берничә китабы нәшер ителгән. Аның шигырьләренә Башкортстан, Татарстан композиторлары тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителгән: «Көздә туганнар без», «Шәмдәлләр», «Югалтмыйкчы ишләрне», «Минем күңел», «Оныт мине», «Балачак хатирәсе», «Кире кайт син миңа үткәннән» һ. б. Җырларын Лилия Букеева, Гөлнара Исмаева, Роза Кучумова һ. б. башкара.
Китаплары Сөю язы. Уфа: Китап, 1999. Сез дә яратырсыз. Уфа: Китап, 2004.
Чыганаклар Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
Сылтамалар Р.Ә. Кучумова top-bal.ru сайтында «Сәлам» дусларын җыйды
Моны да карагыз Р. Кучумова шигырьләрен укый (аудио)
Искәрмәләр
Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкортстан шагыйрьләре