Василий Горохов (Василий Михаил улы Горóхов, ) — педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт педагогия институты проректоры (1956-1960), кафедра мөдире (1952-1956), педагогика факультеты деканы (1930-1951). Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы (1948).
Тәрҗемәи хәле 1891 елның 1 мартында Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзеге ТР Алабуга районы) Олы Елау авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен, Казан укытучылар семинариясен, Иркутск университетының философия-педагогия факультетын (1922) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1911 Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Кукмара районы) Янил авылында ике класслы мәктәптә укыта. 1922-1930 Казан керәшен педагогия техникумында укыта. 1930 елдан Казан дәүләт педагогия институтында укыта: 1930-1951 педагогика факультеты деканы, 1952-1956 педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, 1956-1960 фән эшләре буенча проректор. Бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы 1939 «Идел буе татарларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә руслаштыру сәясәте» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә патша хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендә рус булмаган халыкларга карата дискриминациясе тәнкыйтьләнә. 1948 «XIX гасырда һәм XX гасыр башында Идел буе татарлары арасында уку-укыту эшләре» темасына докторлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә татарларда мәгариф тарихы анализлана.
Фәнни эшчәнлеге В.М. Горохов — Габдулла Тукайның педагогик карашларын беренчеләрдән булып өйрәнгән педагог-галим. Татар мәгарифенең тарихы, күренекле татар педагоглары, хатын-кыз педагогларның эшчәнлеге турында яза. Бала тәрбиясендә мәктәп һәм гаиләнең бергәләп эшләү мәҗбүрилеген ассызыклый.
Китаплары Идел буе татарларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә реакцион сәясәте. Казан, 1941. Хәрби чор шартларында Куралово балалар йортында хезмәт тәрбиясе бирү. Казан, 1943. XIX гасырда һәм XX гасыр башында Идел буе татарлары арасында уку-укыту эшләре. Казан, 1947. Психология һәм педагогика буенча русча-татарча терминнар сүзлеге. Казан, 1950. ТАССРда халык мәгарифе үсеше (автордаш). Казан, 1958.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Чыганаклар Л. Мортазина. Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы. «Мәгариф», 2015 ел, № 7. Педагогическая энциклопедия. Том 1 (Баш мөхәррирләре - А.И. Каиров и Ф.Н. Петров). М, «Советская Энциклопедия», 1964.
Сылтамалар В.М. Горохов «Педагогика китапханәсе» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Казан укытучылар семинариясен тәмамлаучылар Төркем:Иркутск дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Габдулла Тукай