Ибраһим Хәлфин (Ибраһим Исхак улы Хәлфин, ) – мәгърифәтче, татар теле укытучысы. Дворян. Титулярный советник (1814). Коллежский асессор (1824). Атаклы Хәлфиннәр нәселеннән.

Тәрҗемәи хәле Казанда 1778 елның 20 апрелендә обер-әфисәр Исхак Хәлфин гаиләсендә туган. Сәгыйть Хәлфин оныгы.

Хезмәт юлы 1800 елдан I Казан ирләр гимназиясендә татар теле укытучысы. 1812 елдан Казан император университеты (1804 елда ачыла) лекторы. 1823 Казан император университетының көнчыгыш телләре адъюнкт-профессоры. Казан университетында эшләгән беренче татар галиме. Татар теленнән башка төрек һәм гарәп телләре укыта. Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә эзләнүләр алып бара. Үзе укыткан фәннәр буенча дәреслекләр җитмәү (дөресрәге, булмавы) аны дәреслекләр язарга һәм тәрҗемә итәргә этәрә. «Татар теленең әлифбасы һәм этимологиясе» дәреслеген, студент П. Юнаков белән «Кыскача Россия тарихы һәм географиясе», дәреслеген әзерләп, бастырып чыгара. Татар халкын рус һәм Европа мәдәниятенә тартуда И. Хәлфиннең өлеше зур. Казан гимназиясе һәм университетында узган тантаналы чараларга, театр тамашаларына татарларны даими чакыра.

Фәнни эшчәнлеге Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә эзләнүләр алып бара. Кулъязма чыганакларны тикшерә. Казан университеты профессоры, көнчыгыш телләре белгече Х. Френ белән иҗади дуслык урнаштыра. Х. Френ тәкъдиме белән И. Хәлфин Европа ориенталистлары (Көнчыгышны өйрәнүчеләр) хезмәтләре белән таныша, үз чиратында, Х. Френга көнчыгыш телләреннән дәресләр бирә. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Казан басмаханәсендә Әбелгазый Баһадур-ханның атаклы «Төркиләрнең шәҗәрәсе» дөнья күрә. И. Хәлфиннең текстологик мөхәррирлегеннән соң атаклы тарихи ядегәрлекне Россия һәм чит ил ориенталист-галимнәре куллана башлый. Үз хезмәтләре дә бар. Әлеге китаплар озак еллар бердәнбер дәреслек һәм киләчәктә яңа дәреслекләр төзүдә нигез булып торган. И. Хәлфин хезмәтләре Европаның атаклы төрки тел белгечләре Сильвестр де Саси, А. Давиде, Парч, Шпулер, Чарльз Рей, алман тарихчысы Йозеф Гаммер-Пургештель, Америка галиме Отто Рериг тарафыннан билгеләп үтелгән.

Хезмәтләре Татар әлифбасы () (1805). Татар грамматикасы () (1809) – I Казан ирләр гимназиясе директоры И.Ф. Яковкин соравы буенча язылган. Ачылганнан соң Казан император университетының рус типографиясендә 1 200 данәдә басылган беренче китап. «Әхвәле Чыңгызхан вә Аксак Тимер» (1819) () (1822) – император Александр I авторны алтын балдак белән бүләкли. «Казанские ведомости», 2003 ел, 20 октябрь Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Җиңел укыла торган татарча, төрекчә хикәяләрне русчага, тарихи рус хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә.А.Н. Кононов. История изучения тюркских языков в России. Ленинград, 1972.

Басмаханә цензоры

Казан гимназиясендә Азия басмаханәсе ачылгач, аның цензоры булып тора. И. Хәлфин катнашында беренче 3 елда барлыгы 31 мең данә татарча һәм гарәпчә мөселман китаплары нәшер ителә. 1806 елда рекорд куела: 27 мең данә төрле исемдәге китап (Коръән, Һәфтияк, Иман шарты, әлифба, грамматика һ.б.) басып чыгарыла. 1811 елда чәчәк авыруына каршы , 1820 елда исә практик медицина һәм гигиена турында белешмәлекләр татар телендә бастырыла. Чит ил кешеләре Россиядә мөселман халкының басма сүз белән ирекле эш итүенә шаккаталар.«Деятель», 1898, №2. .

Милке Казанда бер катлы агач йорты, сабын кайнату заводы булган. Хатыны Хәбибҗамал исеменә теркәлгән җирләре белән 10 крестьян исәпләнгән.

Дворянлык Нәселе Казан губернасының дворяннар шәҗәрә китабының 3- бүлегенә Казан дворян депутат җыены билгеләмәсе белән 1830 елның 20 августында кертелә, Герольдия указы белән 1858 елның 18 февралендә раслана.Казанское дворянство. Казан, 2001.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Татарлардан беренче укытучы һәм беренче студент Ибраһим Хәлфин Тurklib.ru сайтында Генеалогия тикшеренүләре үзәге сайты

Моны да карагыз

Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Татар теле укытучылары Төркем:Татар язучылары Төркем:Казан университеты укытучылары