Минсәгыйть Шакиров (Минсәгыйть Закир улы Шакиров, 1948―2023) – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе. Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 1 июнендә ТАССР Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1976), Саратовта югары фирка мәктәбен (1983) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1966-1978 ТАССР Октябрь районы «Дуслык» газетасы әдәби хезмәткәре. 1968-1978 ТАССР Чирмешән районы машина-сугару станциясе өлкән белгече, баш инженеры, ТАССР су хуҗалыгы министрлыгы ПМК башлыгы. 1978-1981 КПССның Чирмешән район комитеты икенче сәркатибе. 1981-1983 Сарытау югары фирка мәктәбе тыңлаучысы. 1983 ТАССР Яңа Чишмә районын оештыру бюросы әгъзасы. 1983-1987 КПССның Яңа Чишмә район комитеты икенче сәркатибе. 1987-1988 ТАССР Чирмешән районы шурасы рәисе. 1988-1990 КПССның Чирмешән район комитеты беренче сәркатибе. 1990-2005 Татарстанның Чирмешән районы шурасы рәисе, хакимият башлыгы. 2000-2004 II чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты. 2006-2010 Чирмешән муниципаль районы башлыгы. 2010 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре шурасы рәисе. «Татарстанда җирле үзидарә» журналы редколлегиясе рәисе.

2023 елның 15 гыйнварында вафат. Туган ягы ― Чирмешән районы Лашман авылында җирләнә Беренче ике чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Минсәгыйть Шакиров вафат. Татар-информ, 15.01.2023.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1997). «Дуслык» ордены (1999). «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005). «Фидакәр хезмәт өчен» медале (2007). «Хөрмәт» ордены (2009). «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены (2010). ТР муниципаль берәмлекләре шурасы сайтында Искәрмәләр

Сылтамалар

«Рәсми Татарстан» сайты «Чикләрсез татарлар» сайты Лашман мәктәбе сайты

Моны да карагыз

Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр