Лайн утраулары (, Үзәк Полинезия Спорадалар утраулары) — Тын океанның экваториаль өлешендәге архипелаг, Полинезиядә. 11 атоллдан һәм берничә вак утраудан гыйбарәт. Иң эре атоллар — Раштура, Табуагран, Тераина.
Мәйдан — як. 500 км². Иң киң таралган үсемлек — пальмасы. Копра алына, икмәк агачы үстерелә, балык тотыла. Утрауларны 1777 елда инглиз диңгезчесе Джеймс Кук кәшеф иткән.
Кирибатига караган утраулар дөньяның иң иртә (UTC+14) сәгать поясында урнаша; көн вакыты (сәгатьләр һәм минутлар) Һавайларныкына туры килә, тик җирле вакыт бер көнгә алдарак бара; кайбер Океаниядәге утраулар белән аерма 25 сәгатьне тәшкил итә. Галерея
Төркем:Австралия һәм Океания утраулар төркемнәре Төркем:Полинезия