«Казан федералисты» (журнал) () — Казан шәһәрендә нәшер ителүче, Россия һәм дөньядагы федерализмның катлаулы мәсьәләләре турында сөйләүче айлык фәнни басма (журнал).
Мәгълүмат Оештыручысы — Казан федерализм һәм гаммәви сәясәт үзәге. Баш мөхәррире — Рафаэль Хәкимов. Нәшрият эшчәнлегенә рөхсәт 2009 елның 10 декабрендә алынган.Таныклык ПИ N ТУ 16-00266 10.12. 2009
Махсуслашкан Федератив корылышлы дәүләтләрдә сәяси-хокукый, социаль-икътисадый, милли-дини проблемаларның теоретик һәм гамәли аспектларын яктырту.
Тарих Бер яктан, Россия һәм дөньядагы федерализм турында берничә ел дәвамында мәкаләләр бастырган «Панорама-форум» журналының дәвамчысы булып тора. Икенче яктан, Джон Д. Һәм Кэтрин Т. МакАртурлар фонды финанслаган «Россия федерализмының киләчәге: теоретик һәм гамәли аспектлары» проекты нигезендә барлыкка килгән.
Адресы Казан, Кирмән, 5 подъезд.
Сылтама Казан федерализм институты сайтында журнал турында Искәрмәләр
Төркем:Татарстан журналлары