Василий Лихачев, Василий Николай улы Лихачев (, 1952 елның 5 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Горький — 2019 елның 8 апреле Скончался экс-председатель Госсовета Татарстана Василий Лихачев. Татар-информ, 08.04.2019) — дәүләт эшлеклесе, ТР Дәүләт шурасы рәисе (1995-1998), ТР вице-президенты (1991-1995), юридик фәннәр докторы, профессор, Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илче (1999), 3 класслы дәүләт киңәшчесе (2010). ТР фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 5 гыйнварында Горькийда туган. Казан дәүләт университетын (1975), шул ук уку йортында аспирантура (1978) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1969-1970 ДОСААФның Горькийдагы диңгез клубы матросы. 1978-1982, 1983-1984, 1988 Казан дәүләт университеты укытучысы, 1988 доцент. 1982-1983 Гвинея-Бисау милли хокук мәктәбе укытучысы. 1987-1988 Мадагаскар университеты укытучысы. 1988-1990 КПСС өлкә комитеты бүлек мөдире. 1990-1991 ТР конституцион назыйр комитеты рәисе. 1991-1995 Татарстан вице-президенты. 1995-1998 ТР Дәүләт шурасы рәисе. 1996-1998 РФ Федераль җыены Федерация шурасы рәисе урынбасары. 1998-2003 нең ндәге даими вәкиле (Брүссел). 2004-2010 РФ Федерация шурасында Ингушетия вәкиле. 2010-2011 РФ юстиция министры урынбасары. 2011 елдан Россия Дәүләт думасы депутаты. 2016-2018 РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 Хөрмәт ордены (РФ) 2007 IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2017 Дуслык ордены (РФ)

Хәтер 2022 елның 5 гыйнварында 1993-1998 елларда яшәгән йорты (Чехов урамы, 53) диварында мемориаль такта ачылган. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ. б. катнаша Арсений Кәримов. Татарстан Дәүләт Советының беренче рәисе Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды. Татар-информ, 5.01.2022Казанда Василий Лихачевка мемориаль такта ачтылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 5.01.2022.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Россия сәясәтчеләре Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Юридик фәннәр докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:ТР ФА мөхбир-әгъзалары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары