Вероника Тушнова (Вероника Михаил кызы Тушнова, ) – рус совет шагыйрәсе, тәрҗемәче. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1946).
Тәрҗемәи хәле
1911 елның 14 (27) мартында Казанда ветеринария институты профессоры Михаил Павел улы Тушнов гаиләсендә туган. Казанның чит телләр тирәнтен өйрәнелүче А. Радищев исемендәге 14- санлы мәктәбендә (хәзер П. Чайковский исемендәге 1-санлы музыка мәктәбе) (1928 елда тәмамлаган), әтисенең теләге буенча Казан медицина институтында (1928-1931 елларда) табиблыкка укый. Әтисенең хезмәт урынына бәйле рәвештә күченгәч, башта Ленинградта медицина институтында, аннары Мәскәү эксперименталь медицина институтында аспирантурада укый. 1941 елда Мәскәү әдәбият институтына укырга керә.
Бөек Ватан сугышы елларында 1941-1943 елларда Казанда эвакуациядә була. Кызыл гаскәрнең яралы хәрбиләрен дәвалаучы ГИДУВның нейрохирургия клиникасында пулат табибы булып эшли.
1943 елда Мәскәүгә кайткач, шулай ук табиб-ординатор эшен дәвам итә, диссертация яза.
Иҗаты Мәхәббәт темасына язылган шигырьләре белән таныла. 1938 елда беренче шигырьләре басыла. Шулай ук сәяхәтләре тәэсирендә язылган шигырьләре дә игътибарга лаек.
Габдулла Тукай, Робиндранат Тагор шигырьләрен русчага тәрҗемә итә.
Басылган китаплары Беренче басылган китабы – «Беренче китап» (Первая книга) (1945, «Молодая гвардия» нәшрияты). 1954 «Юллар-юллар» (Пути-дороги). 1956 «Клухорга юл» (Дорога на Клухор). 1958 «Йөрәк хәтере» (Память сердца). 1961 «Икенче сулыш» (Второе дыхание). 1963 «Лирика» 1965 «100 сәгать бәхет» (Сто часов счастья) – соңгы мәхәббәте шагыйрь Алексадр Яшинга багышлап, хастаханәдә язылган шигырьләр. 1969 «Лирика».
Җырлары В. Тушнова сүзләренә язылган җырларны Россиянең эстрада җырчылары башкара: Алла Пугачева — «Беләсеңме, бар да булачак» (А знаешь всё ещё будет) София Ротару — «Йокысызлык» (Бессонница) Тамара Гвердцители — «100 сәгать бәхет» (Сто часов счастья) Ирина Аллегрова — «Онытма мине» (Вспоминай меня) Кристина Орбакайте — «Беләсеңме, бар да булачак» (А знаешь всё ещё будет) Дима Билан — «Яраткач, баш тартмыйлар» (Не отрекаются любя)
Хәтер Казанның Идел буе районында (Салмачы бистәсе) яңа урамга исеме бирелгән. Казанның Максим Горький музее каршында Вероника Тушнова иҗатын сөючеләр клубы эшләгән. Казанда Вероника Тушнова исемендәге «Мәхәббәт асманы» (Галактика любви) фестивале уза (җитәкчесе Наилә Ахунова).
Чыганаклар Светлана Брайловская. Беләсеңме, бар да булачак! «Российская газета», 05.03.2015.
Сылтамалар В. Тушнова һәм А. Яшин: соңгы сөю ачысы Фотоларын карарга видео карарга: Алла Пугачева В. Тушнова җырын башкара. 1993
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ язучылары Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Табиблар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр