Зәкия ТуишеваТуишева Закия Хафиз кызы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе инстиуты. К., 1997, 235нче бит ТУИШЕВА Закия Хафизовна. Альметьевская энциклопедия , шулай ук Зәкия Туешева ТУЕШЕВА ЗАКИЯ ХАФИЗОВНА (1919г.р.) Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан, Зәкия Хафиз кызы Туешева (Туишева) (1919 елның 29 декабре ― 2018 елның 26 декабре) – Бөек Ватан сугышында катнашкан театр артисты, режиссёр; 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт татар драма театрының актрисасы, куючы-режиссёры, баш режиссёры. ТАССР халык артисты (1969). Әлмәт шәһәренең шәрәфле ватандашы (1997).

Тәрҗемәи хәле

1919 елның 29 декабренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе Чаллыбаш районы) Зәет авылында туган. Әтисе, мулла булу сәбәпле, халык дошманы дип табылып, сәяси золым корбаны була.1938-1941 елларда Камал театры каршындагы театр-студиядә укый.

Бөек Ватан сугышы елларында Сугыш башлангач, шәфкать туташлары әзерли торган кыска вакытлы курсларны тәмамлап, фронтка китә. Көнбатыш фронтында һәм I Украина фронтында 121- укчы дивизиясендә полк медпунктында, 1944 елдан медик-санитар батальонда шәфкать туташы булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби уңышлар өчен» медале, «Праһаны азат иткән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

Хезмәт юлы 1946 Татар дәүләт күчмә театры. 1948-1949 Мамадыш колхоз-совхоз театры. 1951-1976 Әлмәт театры артисты һәм режиссёры. 1976-1990 М. Горький клубы (Әлмәт) халык театры режиссёры. 1990-1994 Әлмәт театры баш режиссёры.Әлмәт МР рәсми сайты

Әлмәт театрында Әлмәткә 1951 елда килә. Әлмәт театрын үзешчән авыл театры дәрәҗәсеннән алып дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрү өчен барлык сәләтен бирә. Республикага артист һәм мәшһүр режиссёр буларак таныла. Театр сәхнәсендә төрле жанрдагы 38 спектакль куя. Лаеклы ялга киткәч, Әлмәт шәһәренең М. Горький исемендәге клубы үзешчән театры һәм «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы үзешчән театрны җитәкли. Алар белән 10 спектакль сәхнәгә куя. Ике театрга да «Халык театры» исеме бирелә. 1990 еллардагы үзгәртеп кору чорында З. Туишеваны янәдән Әлмәт театрына баш режиссёр итеп чакырып алалар. Җимерелеп барган театрга яңа сулыш өреп, үзенә генә хас батырлык күрсәтеп, театрны яңа үрләргә күтәрә.

Иҗаты Башкарган рольләре Машенька — «Машенька» А.Афиногенов Анна — «Урланган бәхет» И. Франко Кручинина – «Гаепсездән гаеплеләр» А.Островский Гайнавал – «Ташкыннар» Т. Гыйззәт Әлфинур — «Яланаяклы кыз» А. Гыйләҗев Тулганай — «Анам кыры» Ч. Айтматов Тәңкәбикә – «Ай тотылган төндә» М. Кәрим Васса Железнова – «Васса Железнова» М. Горький

Куйган спектакльләре Әлмәт театрында «Тирән тамырлар» А. Дюссо (дебют) «Законлы никах белән» Ә. Атнабаев «Чаткылар» Т. Гыйззәт «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. Миңнуллин «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал «Шаян яшьлек» И. Абдуллин «Трибунал» А. Макаенко «Сөюең чын булса» Х. Вахит «Барабанчы кыз» А.Салынски «Яшь йөрәкләр» Ф. Бурнаш «Әхмәдигә дүрт әби» Ф. Бүләков «Банкрот» Г. Камал «Татар хатыны ниләр күрми» Г. Ибраһимов «Айсылуның айлы кичләре» И. АбдуллинРеспублика Татарстан, 05.04.2005

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1966 Бөтенсоюз театр смотры (Мәскәү) – II дәрәҗә диплом. 1969 ТАССР халык артисты. 1997 Әлмәт шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Кызыклы факт З. Туишеваның театр белән беренче танышуы 9 яшендә була. «халык дошманы» кызы Зәкия клубка качып кына җылынырга дип кергән була. Сәхнәдә репетиция бара. Суфлёр авырып киткән. Сәхнәдәгеләрнең берсе дә укый белми. Зәкия: «Мин укый беләм» дип, сәхнәгә беренче мәртәбә суфлёр буларак аяк баса. Знамя труда (Әлмәт), 15.01.2015

Хәтер 2022 елда Татарстанның кече театрлары хезмәткәрләрен театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бүләкләү өчен, Әлмәт татар драма театры инициативасы белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына таянып, Әлмәттәге «СМП-Нефтегаз» нефть-газ компаниясе акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән, Зәкия Туешева исемендәге премия гамәлгә куелган. Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. БТК 2023 елның 9 маенда Әлмәтнең М. Җәлил урамы, 41а йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган. Әлмәттә актриса Зәкия Туешевага истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 9.05.2023 Искәрмәләр

Әдәбият З. Туешева. Хәтирәләр дөньясында. Әлмәт: «Рухият» фонды, 2013.

Сылтамалар

Әлмәтлеләр З. Туишеваның 95 яшен билгеләде. Д. Гыймранова. Сәхнәгә — чоңгылга... Ф. Исмәгыйлева: Безнең үзебезнең Зельдин бар – Зәкия Туишева

Моны да карагыз

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Татар артистлары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Әлмәтнең шәрәфле ватандашлары Төркем:Зәкия Туешева