АтабайА. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011. (, ) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы.
Географиясе
Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба турыдан якынча 5 километр ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы Атабай авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы Татарча атамасы бай ата (хуҗа) дигәнне аңлата. Удмуртча Бугашур атамасы удмуртчадан Буга дигән кеше исеменнән килеп чыккан.
Тарихы Авылын 19 гасыр башында йомышлы татарлар нигезләгән. 1802 елда 3 йортта 12 ир-ат яшәгән. Россия империясенең 1859—1873 еллардагы җанисәбендә Багашур (Арахматов) пүчинкәсе өяз шәһәреннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан, 15 йортта 50 ир-ат һәм 48 хатын-кыз яши дип күрсәтелгән, татарлар.
Халкы
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 34 кешенең 94 % тәшкил иткән.
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары