Хәйретдинов – татар халкында еш очрый торган фамилия. «Хәйретдин» исеменнән ясалган. Кыска варианты: Хәйри.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Афзал Хәйретдинов (1924), музыкант (виолончельчы), педагог. Әкрәм Хәйретдинов (1924-1944), Советлар Берлеге Каһарманы. Әлфәт Хәйретдинов (1938), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1991), профессор (1991). БАССР (1990), РФ (1998) атказанган урман белгече. Дамир Хәйретдинов (1972), Мәскәү ислам университеты ректоры. Зөфәр Хәйретдинов (1959), җырчы, продюсер. Мансур Хәйретдинов (1958), 2005-2008 елларда Азнакай районы башлыгы, ТР (1993) һәм РФ (1996) атказанган сәүдә хезмәткәре. Мәснәви Хәертдинов (1924-1983), Татарстан АССРның халык рәссамы. Мөҗәһетдин Хәйретдинов (Хәйретдин Мөҗәй, 1901-1944), шагыйрь. Нуретдин Хәйретдинов-Ахундов, «Сәйяр» труппасының беренче артистларыннан. Рамил Хәйретдинов (1964―2025), тарихчы галим. Риф Хәйретдинов (25.01.1935), тарихчы галим. Рөстәм Хәйретдинов, пианист.

Хәйретдинова

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр