Луҗ ( — «каек») — Польшаның үзәк өлешендә урнашкан шәһәр, Луҗ воеводалыгының административ үзәге. Халык саны буенча Польшаның өченче шәһәре. Тарих Беренче тапкыр 1332 елда Łodzia авылы буларак телгә алынган. 1432 елда шәһәр хокуклары бирелә.
1793 елда Польшаның икенче бүлүе нәтиҗәсендә Пруссия составына күчкән. 1806—1815 елларда — Варшава һерцоглыгы составында. 1815 елдан Россия империясе составында.
1823-1873 елларда һәр ун ел эчендә халык саны икеләтә арткан.
1915—1918 елларда алман оккупациясе астында. 1918—1939 елларда Польша составында.
1939 елның 8 сентябрьдә алман гаскәрләре Луҗны басып алдылар. 1940-1944 елларда ул Литцманштадт исемен йөрткән. 1945 елның 18 гыйнварында Совет армиясе тарафыннан азат ителгән. 1948 елда кадәр Варшаваның җимерек хәлдә булуы сәбәпле, башкаласы фактик рәвештә Луҗда урнашкан булган. Икътисад һәм мәдәният Транспорт юлларының мөһим төен. Якындагы шәһәрләр белән Луҗ агломерациясен тәшкил итә.
1990-елларга кадәр илнең тукымачылык сәнәгатенең иң эре мәркәзе. Полиграфия һәм азык-төлек сәнәгатьләре үсеш алган. Униаерситет, техника, табибият һ.б. институтлар, театрлар, музейлар бар.
архитектура һәйкәлләрдән рәтүш, монастырь һ.б. сакланган. Халык саны 1897Ludność Łodzi19001921193119461950196019701978198820022011 283 206314 020452 000605 500496 929620 273709 698762 699825 200854 003785 134725 055 Халыкара мөнәсәбәтләр Шәһәрдә 9 чит илнең консуллыгы (Франция, Дания, Алмания, Австрия, Бөекбритания, Бельгия, Латвия, Маҗарстан, Молдавия) урнашкан. Искәрмәләр
Төркем:Польша воеводалык үзәкләре Төркем:Лодзь воеводалыгы шәһәрләре