Сафуан Әлибай (псевдоним, чын исеме Сафуан Әфтах улы Әлибаев, ) – шагыйрь, драматург, журналист. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).
Тәрҗемәи хәле 1941 елның 2 февралендә БАССР Салават районы Тирмән авылында туган. Тирмән җидееллык мәктәбен, Сәрмән урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1966) тәмамлый. Тимер юлда, күмәк хуҗалыкта, Салават районы газетасында эшли. 1966 елдан «Башкортстан пионеры», «Совет Башкортстаны» газеталарында мөхәррир, мөхәррир урынбасары . Уфада китап нәшрияты директоры. «Агыйдел» журналының баш мөхәррире.
Иҗаты С. Әлибай - яшьләр тормышына, дуслык һәм мәхәббәткә багышланган шигырьләр һәм җырлар авторы. Беренче китабы - «Безнең юлдан – якты кояш» (1968). Балалар әдәбияты, тәрҗемә (А.С. Пушкиннан, Р.Гамзатовтан), драматургия белән дә шөгыльләнә. «Башкорт балалар антологиясен» (2-китап) төзүче. башинформ сайтында
Китаплары Безнең юлдан – якты кояш (1968) Җәйгор (1970) Көнбагыш (1971, балаларга) Мәктәп юлы (1978, балаларга) Җырлар чагым (1981) Язны кем китерде (1983, балаларга) Коен (1985) Тылмылы шар (1994) Сандугачлы язларым (2006) Сайланма әсәрләр. 2 томда (2010)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Г.Сәләм исемендәге премия (1986) – «Коен» (1985) китабы өчен БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991) Салават Юлаев ордены (2014) Г.Х.Андерсен исемендәге ЮНЕСКО премисе (1996) – «Тылсымлы шар» (1994) китабы өчен. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Гаиләсе Бертуган энесе Айдар Әфтах улы Әлибаев (2023 елның 9 мартында 61 яшендә вафат) ― хәрби медицина полковнигы, Башкортстанның атказанган табибы, «Йоматау» шифаханәсе баш табибы, иганәче.Сажиҙә Лотфуллина. "Йоматау" шифаханыһының баш табибы баҡыйлыҡҡа күсте. «Йәшлек», 9.03.2023 Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007. Искәрмәләр
Сылтамалар Библиография сайты Л.Аралбаева. Суфиян Әлибай мәрасиме
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Андерсен премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре