Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе () ― 2026 елның 17 мартыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында (Татарстан Республикасының даими канун чыгару органында) гамәлгә куелган исем О Почетном Председателе Государственного Совета Республики Татарстан.
Максаты Әлеге исем, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Дәүләт Советы Рәисенең тәҗрибәсеннән һәм белемнәреннән файдалану максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Татарстан Республикасы законнарын үстерүгә, парламентара хезмәттәшлекне һәм парламентның ролен ныгытуга керткән өлешен танып, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең иҗтимагый-сәяси тормышында актив булуын исәпкә алып, гамәлгә кертелә.
Тарих VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 19нчы утырышында расланып, 580-VII ДС карары белән кабул ителгән .
Нигезләмә Өч һәм аннан да күбрәк чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарган зат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен тапшырганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мактаулы Рәисе итеп сайланырга мөмкин. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисен сайлау турындагы тәкъдим Дәүләт Советы Президиумы, Дәүләт Советындагы фракцияләр, Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере булган Дәүләт Советы депутатлары төркеме тарафыннан күрсәтелергә мөмкин. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисен сайлау турында Дәүләт Советы карары, әгәр аның өчен депутатларның билгеләнгән санының яртысыннан артыгы тавыш бирсә, кабул ителә һәм Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисенә үрнәге һәм тасвирламасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана торган таныклык тапшырыла. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе үз эшчәнлеген түләүсез нигездә алып бара. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе: Дәүләт Советының, аның Президиумының, комитетларының һәм комиссияләренең барлык утырышларында киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга хокуклы; Дәүләт Советы комитетлары каршындагы эксперт советлары, Дәүләт Советында төзелә торган башка коллегиаль органнар, шулай ук парламент тыңлаулары эшендә һәм Дәүләт Советында үткәрелә торган башка чараларда катнашырга хокуклы; Дәүләт Советының, аның Президиумының, комитетларының һәм комиссияләренең барлык утырышларында, Дәүләт Советы комитетлары каршындагы эксперт советлары, Дәүләт Советында төзелә торган башка коллегиаль органнар, шулай ук парламент тыңлаулары эшендә һәм Дәүләт Советында үткәрелә торган башка чараларда чыгыш ясау өчен сүз сорарга хокуклы; Дәүләт Советына мәҗбүри карау өчен тиешле тәкъдимнәр җибәрергә хокуклы; Дәүләт Советы депутатларына бирелә торган документлар һәм материаллар, башка мәгълүмат алырга хокуклы; Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе гавами хакимият органнары чакыруы буенча алар уздыра торган федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдәге чараларда катнашырга хокуклы. Дәүләт Советы Мактаулы Рәисенә Дәүләт Советы утырышлар залында махсус урын һәм Дәүләт Советы бинасында эшче кабинет, оештыру техникасы һәм элемтә чаралары, шулай ук хезмәт транспорт чарасы бирелә. Дәүләт Советы Мактаулы Рәисенең эшчәнлеге аның Дәүләт Советы Аппараты структурасына керүче секретариаты тарафыннан тәэмин ителә. Дәүләт Советы Мактаулы Рәисенең вәкиллекле функцияләрен үз эченә ала торган эшчәнлеген финанслау Дәүләт Советы Аппаратын тотуга Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы Законында каралган чыгымнар исәбеннән гамәлгә ашырыла.
Исемлек VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 19нчы утырышында расланып, 581-VII ДС карары белән Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче Мактаулы Рәисе итеп сайланганТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисен сайлау турында 581-VII ДС карарыГөлнар Гарифуллина. Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 17.03.2026. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисләре Срок Исем-фамилиясе 17 март 2026 — Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин
Искәрмәләр
Сылтамалар Гөлнар Гарифуллина. Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 17.03.2026 О Почетном Председателе Государственного Совета Республики Татарстан
Төркем:Татарстан Дәүләт Советы Төркем:Вазифаи затлар