Заһид Шамил, Заһид (Мөхәммәт-Заһит) Мөхәммәтшәфи (Мөхәммәт-Шәпи) улы Шамил (Загид (Захид) Шафиевич (Мухамедшапиевич) Шамиль; 1868 ел, РИ, Калуга губернасы, Калуга ― 1920 ел, РСФСР, Мәскәү) ― нашир, журналист, библиографШамил Заһид Мөхәммәтшәфи улы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. ― Б.267. 1907 елда Мәскәүдә чыга башлаган «Тәрбияи-әтфаль» журналын оештыручы, мөхәррире. Имам Шамил (1797―1871) оныгы.

Тәрҗемәи хәле

1868 елда Калугада имам Шамил улы гаиләсендә туган. Әтисе ― Имам Шамилнең Фатимат исемле беренче хатыныннан туган (дүртенче) улы Мөхәммәт-Шәфи (1839—1906), генерал-майор (1885). Әнисе, таулы мөселман кызы Җарият улы кечкенә вакытта вафат булган. 1871 елдан Төркиядә яшәгән агасы (әтисенең абыйсы) (1833―1902) гаиләсендә үскән, шунда лицей тәмамлаган.

1898 елда Казанга, әтисе Мөхәммәтшәфи Шамил янына, әтисенең Бибимәрьям Апакова белән яңа гаиләсенә кайткан. Казанда Заһид Шамил шәхес буларак формалашкан һәм ике мәдәниятне ― Кавказ һәм татар мәдәниятен үзләштергән. 1902 елда касыймлы сәүдәгәр, икенче Мәскәү мәхәлләсе җитәкчесе (1894―1904 елларда) Хөсәен Байбеков кызы Хәдичәгә өйләнгән.

Казанда Казан губернаторы каршында махсус йөкләмәләр буенча чиновник булып хезмәт иткән һәм театрны бик яратучы буларак билгеле булганЯкунин И. Н. Генерал Шамиль - и его рассказы об отце. 1906 елда әтисе Мөхәммәтшәфи Шамил вафат булгач, Петербургка киткән, анда матбугат эшләре буенча баш идарәдә вазифа алган. Аннан Мәскәүгә күчеп урнашкан. Мәскәүдә кайнатасы Хөсәен Байбековның Цветной бульвардагы ике катлы өендә яшәгән.

Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашучы буларак, аларда, бигрәк тә таулы мөселманнар арасында зур ихтирам уяткан. Мәскәү мөселман оешмалары эшендә катнашкан (аерым алганда, 1906―1917 елларда Мәскәү мөселман хәйрия җәмгыятенең мактаулы әгъзасы булган).

Ул татар балалар вакытлы матбугатына нигез салган һәм ике башкаланың да татар җәмгыятьләре тормышында мөһим роль уйнаган. 1907 елда Мәскәүдә балалар өчен татар телендә «Тәрбияи-әтфаль» (Балалар тәрбиясе) журналын нәшер итүче буларак мәгълүм. Төрекчә, французча, русча яхшы белгән Заһид Шамил татарча авыр язган. Шуңа күрә журналга җаваплы секретарь итеп Казаннан Фатих Әмирханны чакырткан Тәрбияи әтфаль. Татарская энциклопедия TATARICA. Аларның гаиләләре арасында да якынлык булган: Фатих Әмирханның тутасы (әтисенең сеңлесе) Мәрьям уртакул сәүдәгәр Шәкүр Апаковка кияүгә чыккан, ә Бибимәрьям Апакова Заһид Шамилның әтисе Мөхәммәтшәфи никахында булган. Мәскәүдә журналда эшләгәндә Фатих Әмирхан Бибимәрьямбану Шамилның Петровкадагы фатирында яшәгәнИбраһим Нуруллин. Фатих Әмирхан. Атаклы кешеләр тормышы. К.: ТКН, 1988. ― Б.74―75. Фатих Әмирхан 1909 елда язылган «Яшьләр» пьесасын Казанда цензура кире кагу сәбәпле сәхнәдә куйдыра алмагач, Петербургка җибәреп, З. Шамил ярдәмендә рөхсәт ала алган.

Атаклы (Китап елъязмасы) атналыгын оештыручыларның берсе һәм редакция әгъзасы булган, анда Россия мөселман халыклары телләрендә чыга торган китаплар белән бәйле бүлекне алып барган Книжная летопись // Нива. — Петроград, 1917. — № 3 (21 января). — С. 48.. Петроград Мөселман хәйрия җәмгыяте рәисе булган. Заһид Шамил Дәүләт Думасының мөселман фракцияләре эшчәнлегендә, Бөтенроссия мөселман корылтайлары эшендә актив катнашкан.

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң ― Бөтенроссия мөселман шурасы (Милли шура) әгъзасы.

Шәхси тормышы Хатыны Хәдичә Хөсәен кызы Байбекова. Балалары: Мансур, Сапият, Гази Мөхәммәт.

Моны да карагыз Имам Шамил, әтисе ягыннан бабасы. Нәфисәт Шамил (1895―1940), ата бер, ана икенче кыз туганы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Шамиль Захид (Загид) Шафиевич. Ислам в Москве: энциклопедический словарь. ИД «Медина» Резеда Абызова. Казанский Шамиль — издатель первого татарского детского журнала. «Реальное время», 07.10.2023

Төркем:Библиографлар Төркем:Хәйриячеләр Төркем:Татар матбагачылары Төркем:Татар наширләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Шамил