Өммегөлсем:
Өммегөлсем (исем) — хатын-кызлар исеме.
Оешмалар Өммегөлсем — 1980 елда //ның Буа районы Күл Черкен авылында барлыкка килеп, /ның шул ук район-авылда эшләп торучы фольклор ансамбле.
Шәхесләр Өммегөлсем бинт Мөхәммәт (603/604-630) — Мөхәммәт пәйгамбәр һәм Хәдиҗә бинте Хувәйлиднең кызы. Өммегөлсем бинт Гали (627-68?) — Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы, сәхабә Гали ибне Әбү Талибның һәм Исламны китергән Аллаһ пәйгамбәре кызы Фатыйманың иң кечкенә кызы. Кәрбәлә сугышыннан исән калган кеше буларак билгеле. Өммегөлсем солтан (1670—1720) — Госман империясе солтаны IV Мәхмәт һәм Кәния хатынның кызы, II Мостафа һәм III Әхмәт солтаннары кардәше. Өммегөлсем Камалова-Акчурина (1889—1957) — татар милли һәм феминизм хәрәкәте эшлеклесе. Өммегөлсем (1898/1904-1975) — Мисыр җырчысы, җырлар авторы һәм актрисасы. Ул гарәп җырларын башкаруы белән дан казана. Гарәп дөньясындагы иң танылган башкаручыларның берсе. Өммегөлсем Садихзадә (; 1899 ел,Новханы—17 сентябрь 1944 ел, Шәмахы)) — Өммегөлсем исеме белән язган, Азәрбайҗан шагыйре, Сталин репрессияләре корбаны. Өммегөлсем Ардаширова (1951, Уфа) — галим-сәнгать белгече, югары мәктәп укытучысы.
Шулай ук карагыз Гөлсем Болгарская, тулы исеме Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина (1891-1968) — татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты (1926). Гөлсем Мөхәммәдова, тулы исеме Өммегөлсем Даут кызы Мөхәммәдова (1903-1988) — татар язучысы, тәрҗемәче, биология фәннәре кандидаты (1956), Галимҗан Ибраһимовның беренче хатыны, аклануына аның язмышын документлару белән шөгыйльләнүчесе. Гөлсем Сөләйманова, тулы исеме Сөләйманова (Еникиева) Өммегөлсем Нурмөхәммәт кызы (1907 ел — 1968 ел) — җырчы, Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1957 ел) артисты.