Елена Черногорская (; 1873 елның 8 гыйнвары, , Цетине ― 1952 елның 30 ноябре, Франция, Монпелье) ― Италия корольлеге короле хатыны, Италия корольлеге королевасы (1900―1946).

Тәрҗемәи хәле 1873 елның 8 гыйнварында башкаласы Цетине шәһәрендә кенәз гаиләсендә туган. Әтисе ― Черногория кенәзе (1860―1910) Никола I Петрович, әнисе Милена Вукотич (1847―1923).

1875 елда князь Никола I Россия императоры Александр II хатыны императрица (1824—1880) кызлары өчен яраклы уку йортын тәкъдим итүен сораган. Императрица Затлы кызларның тәрбия җәмгыятен (Смольный асыл кызлар ) тәкъдим иткән. Черногория кенәз кызларын укыту-тәрбияләү мәсьәләсе шулай хәл ителгән. 1875 елда ― княжналар Любица һәм Милица, 1876 елда ― Анастасия, 1880 елда ― Мария, 1882 елда ― Елена, 1884 елда ― Анна Смольный асыл кызлар институтына алынганнарАхметшин Ш. К. Августейшие воспитанницы Смольного института благородных девиц // «Гасырлар аваазы – Эхо веков», 2025, № 4. ― С.173―190..

Смольный институты Император гаиләсе тарафыннан Институт башлыгына кенәз кызларына аерым күзәтү, аерым торак, аерым туклану, шәхси тәрбияче һәм горничная булдырырга кушылган. Шул ук вакытта кенәз кызлары дәресләргә башкалар белән йөрергә тиеш булган. Дәүләт казнасыннан беренче килгән кенәз кызларына урнашу өчен бер мәртәбә 1 000 сум, һәр ел саен 3403 сум 40 тиен бирелгән. Башка елларда кергән кызлар өчен Дәүләт казначылыгы тарафыннан сумма арттырып барылган. Босниядә, Черногориядә һәм Сербиядә восстаниеләр, аннары Төркия белән сугыш башлану сәбәпле, баштагы елларда җәйге каникулларны кенәз кызлары Россиядә, күбрәк тәрбиячеләре О. А. Томилованың Успенскоедагы утарында уздырган. Император гаиләсе шулай ук кенәз кызларына игътибарын киметмәгән. Алар даими рәвештә патша сараенда һәм патша гаиләсендә уздырылган бәйрәмнәргә чакырылган. Раштуа бәйрәмендә дус кызлары белән патша сараеннан бирелгән атлы экипажларга утырып күңел ачканнар. Мария Александровна кенәз кызларының укуын һәм тормышын даими күзәтеп торган.

Дәресләр тәмамлангач, кенәз кызлары үзләренең торакларына кайткан. Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә алар янына Смольный институтыннан тәртипле һәм француз телен яхшы белгән кызлар чакырылган, алар бергә уйнаган, биюләр өйрәнгән. Россиягә килү белән кенәз кызлары рус телен өйрәнә башлаганнар. Смольный институтын Елена 1891 елда тәмамлаган (59нчы чыгарылыш)Список воспитанниц Смольного института благородных девиц. Википедия. Италия королевасы 1896 елда ул Италиянең булачак короле Виктор Эммануил ІІІгә кияүгә чыккан. Никахлашу өчен Елена православиедән католиклыкка күчкән. Еленаның әнисе княгиня Милена, протест йөзеннән, Римдагы никахлашуга килүдән баш тарткан.

Кайвакыт Виктор Эммануил ІІІне «шаболетта» дип атаганнар ( ― зур булмаган кылыч), чөнки аның буе 153 см гына булган. Шул сәбәпле туйдан башка фоторәсемнәрдә ир белән хатын рәттән басып төшмәгән: королева утырган, король басып тора яки баскычта король өстә, королева берничә баскычка астарак басып төшкән. Фотографларга аларның буй аермасын күрсәтмәскә кушылган.

Елена үзенә йөкләнгән өметләрне аклаган. Ул Виктор Эммануилны аңлаган һәм ярата алган, күңеленең иң яхшы сыйфатларын бәяли алган. Ир белән хатын 51 ел бергә яшәгәннәр, биш бала тәрбияләгәннәр һәм күпсанлы оныклары булган. Бу парга бик күп сынаулар үтәргә туры килгән: ике бөтендөнья сугышы һәм Италия катнашында берничә локаль сугыш, Муссолини идарә иткән чорда король династиясенең чынлыкта хакимияттән читләштерелүе, тәхеттән ваз кичү һәм туган иленә кайту хокукыннан мәхрүм итеп илдән куылу. Бу вакыт эчендә 1900 елда Италия короле булган Виктор-Эммануилның тугры юлдашы королева Елена Черногорская-Савойская булганЛюдмила Кузьмичева. Королева Савойская. senator.senat.org.

Икенче бөтендөнья сугышында, 1943 елның 9 сентябрендә королева Еленаның икенче кызы, принц хатыны (Савойская) кулга алынган. Берлинда сорау алганнан соң Бухенвальд концлагерена ябылган. 1944 елның августында союзниклар бомбага тотканда, Мафальда авыр яраланган һәм операциядән соң берничә көн үткәч, концлагерьда үлгән.

1946 елның 9 маенда 77 яшьлек король Виктор Эммануил III улы файдасына тәхеттән ваз кичкән. Гомумилли референдум илдә республика идарәсе кертү өчен тавыш биргән (~12 миллион италияле республика өчен, ~10 миллион монархия өчен тавыш биргән). 1947 елның 28 декабрендә Виктор Эммануил III (Мисыр) вафат булган.

Италиянең элекке королевасы Елена 1952 елның 30 ноябрендә Франциянең Монпелье шәһәрендә вафат булган, шунда җирләнгән.

Искәрмәләр

Әдәбият Ахметшин Ш. К. Августейшие воспитанницы Смольного института благородных девиц // «Гасырлар аваазы – Эхо веков», 2025, № 4. ― С.173―190.

Сылтамалар Людмила Кузьмичева. Королева Савойская. senator.senat.org

Төркем:Смольный институтын тәмамлаучылар Төркем:Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар Төркем:Икенче бөтендөнья сугышында катнашучылар Төркем:Италия корольләре Төркем:Шәхесләр:Италия Төркем:Черногориялеләр