Ибтиһаҗ Мөхәммәд ( (4 декабрь 1985 ел, Эссекс) — Америка кылыччы-фехтовкалаучысы, дөнья һәм Панамерикан уеннары (Америка атлетлары арасында комплекслы спорт ярышлары) чемпионы.
Олимпия уеннарында хиҗаб киеп катнашкан беренче Америка хатын-кызы була.
Ибтиһаҗ (Ибтихадж) исеме мәгънәсе — «Бәхет»Ибтиһаҗ исеменең мәгънәсе.
Тәрҗемәи хәле 1985 елда Нью-Джерси штатының Эссекс округындагы Мейллвуд мөселман гаиләсендә туган. Әнисе аңа фехтование белән шөгыльләнергә бары тик спортчы-фехтовальщицаларның гәүдәне баштанаяк каплаган костюмнар киеп йөрүен күргәч кенә рөхсәт итә. Башта шпагада фехтование белән шөгыльләннә, аннары кылычка күчә.
2011 елда ул Панамерика уеннарында ике алтын медаль һәм Дөнья чемпионатында бронза медаль яулый. 2012 һәм 2013 елларда ул тагын Дөнья чемпионатында бронза медальләр яулый. 2012 елда спортчы кул җәрәхәте аркасында Лондон Олимпиадасына сайлап алу этабына керә алмый.
2014 елда ул дөнья чемпионы була. 2015 елгы дөнья чемпионатында ул бронза медаль яулый.
2016 елның гыйнварында Мөхәммәд Афинадагы Дөнья Кубогында кылыч белән көрәш буенча ярышта өченче урынны ала, 2016 елда Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында АКШ фехтование командасына юллама ала.
АКШ Олимпия командасы үзенең флаг йөртүчесе итеп танылган йөзүче Майкл Фелпсны сайлый. Зур мәгълүмат чаралары журналистлары (CNN, Guardian һәм башкалар) Фелпсны үзенең флаг йөртүчесе статусын Мөхәммәдкә бирергә чакырган мәкаләләр яза, моның "озын буйлы, уңышлы, бай ак тәнле егет"кә караганда символик мәгънәгә ия булачагын билгеләп үтә. Ләкин, бу чакыруларга карамастан, йөзүче мактаулы миссиядән баш тартмый һәм тантанада АКШ флагын шәхсән күтәрә Рио-де-Жанейрода көч сынашкан Мөхәммәд Олимпия уеннарында хиҗаб киеп катнашкан беренче Америка хатын-кызы була.
2016 елгы Олимпия уеннарында Мөхәммәд команда арасында кылыч белән фехтование ярышында бронза медаль яулый.
2017 елда ул хиҗаб кигән беренче Барби курчагы прототибы була . 2017—2018 сезоныннан башлап ул халыкара ярышларда катнашмый. Спортчы катнашкан соңгы ярыш 2017 елгы фехтование буенча дөнья чемпионаты булды. Мөхәммәд Германия вәкиле Киндлерга 12:15 исәбе белән оттырып, 36 нчы урынны ала. 2019 елда спортчы Токиодагы Олимпия уеннарында катнашырга җыенмавын һәм көндәшлек карьерасын тәмамлавын белдерә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ибтиһаҗ исеменең мәгънәсе
Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1985 елда туганнар Төркем:4 декабрь көнне туганнар Төркем:Фехтование буенча дөнья чемпионнары