Энгель законы — кулланучылар тәртибе принцибы, ул беренче тапкыр 1857 елда немец галиме Эрнст Энгель тарафыннан тасвирланган. Анда керем арткан саен, азык-төлек чыгымнары озак кулланыла торган товарларга, сәяхәткә яки акча җыюга чыгымнарга караганда кимрәк арта, һәм азык-төлек куллану структурасы югарырак сыйфатлы товарларга күчә дип әйтелә. Керем арту акча җыюның артуына һәм югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр куллануга китерә, ә түбән сыйфатлы товарлар куллану кими.

Энгель законы: гаиләнең кереме арту белән туклануга чыгымнарның чагыштырма кулэме кими; кием-салым, торак һәм коммуналь хезмәт курсәтуләр өчен чыгымнар аз узгэрә, э мәдәни һәм башка ихтыяҗиларны каиәгатьләндеру өчен чыгымнар өлеше сизелерлек арта.

Авторның формулировкасы: «гаилә ни кадәр ярлырак булса, аның гомуми чыгымнарының өлеше азык-төлек белән тәэмин итүгә юнәлдерелергә тиеш».

Энгель законыннан чыгып караганда, икътисади үсеш һәм үз гражданнарының байлык дәрәж,әсе буенча Япония һәм АКШ — лидерлар. Россия исә (анда туклануга чыгымнар — 41,7 %) таблицада урнаштырылган илләр арасында соңгы урында. АКШта, Япониядә һәм Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендә туютануга чыгымнар моннан 70—100 еллар югары дәрәҗәдә булган. Димәк, Россия ул илләрдән үз гражданнарының байлыгын тәэмин итү буенча шулкадәр вакытка артта калган.

Гаилә икътисадына «инфляция» дигән куәтле процессның йогынтысын исәпкә алмаганда, гаилә бюджетларын анализлау тулы булмас.

Искәрмәләр

Төркем:Икътисад Төркем:Гаилә