Равил Кәримов (Равил Мөхәммәт улы Кәримов) – Удмуртиянең финанс министры (1990 - 1994), Удмуртиянең Милли банкы рәисе (1994 - 2013). Икътисад фәннәре докторы, профессор.
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 6 августында Удмурт АССРның Можга районы Люга бистәсендә туган. Казан финанс - икътисад институтын тәмамлый (1974).
1974 – 1975 елларда хәрби хезмәтне үти.
Һөнәри үсеш баскычлары 1974 ел – ССРБ Дәүләт банкы Можга бүлегенең кредит бүлекчәсе инспекторы 1975 – 1977 еллар - ССРБ Дәүләт банкы Можга бүлегенең кредит бүлекчәсе мөдире 1977 ел – Удмурт АССРның Статидарәсе Можга шәһәре мәгълүмат-хисаплау станциясенең башлыгы 1977 – 1980 еллар – Можга районы башкарма комитетынының финанс бүлеге мөдире 1980 – 1987 еллар – ССРБ Дәүләт банкы Удмурт конторасының Ижау шәһәр идарәсе башлыгы 1987 – 1990 еллар – ССРБ Агропромбанкы Удмурт республика идарәсенең башлыгы 1990 – 1994 еллар – Удмуртиянең Министрлар Советы рәисе урынбасары – финанас министры 1994 – 2013 еллар - Россия Үзәк банкының Удмуртия Милли банкы рәисе. 2013 елның 18 ноябрендә вазыйфасыннан китәРоссия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина приказы 14.11.2013.
1977 елдан Можга һәм Ижау шәһәр советларының, Удмуртия Дәүләт советының “Бердәм Россия” фиркасеннән сайланган депутаты.
Хәйриячелек Можга шәһәренең № 8 гимназиясен төзеп бетерүне (2001) үз җаваплыгына ала. Удмуртия Милли банкы коллективы Можга балалар йортын 1999 елдан шефлыкка ала.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре Удмуртиянең атказанган икътисадчысы. Россиянең атказанган икътисадчысы (2004). Россиянең дәүләт бүләге - Дуслык ордены (1998). “Можга шәһәренең мактаулы ватандашы”.
Моны да карагыз Удмуртия Милли банкын җитәкләве бертөрле генә бәяләнми:
http://izhevsk.ru/forum_light_message/50/4125998-m28089696.html
Тышкы сылтамалар Деловой квадрат сайты
Мozhga. Net сайты
http://izhevsk.ru/forum_light_message/50/4125998-m28089696.html
Искәрмәләр
Төркем:Татар галимнәре Төркем:Можга районы Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Россиянең атказанган икътисадчылары Төркем:Банкирлар