thumb|right|250px|Соры каз

Соры каз () — үрдәк кошлары семьялыгыннан казлар ыругының суда йөзүче кошы. Кыр казларыннан иң билгеле төр.

Озынлыгы 70–90 см кадәр, авырлыгы якынча 2,1–4,5 кг, канатлар колачы 147–180 см. Каурыйлары сорылы-көрәнле, муенда һәм түштә дулкынлы рәсем бар. Томшыгы алсу яки кызгылт сары. Иркәк тешедән шактый зуррак.

Төркем:Казлар