Илеш районы (, ) — Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 87 авыл бар, шуларның 77-се татар авылы, шул исәптән 3 авылда күпчелекне керәшен татарлары тәшкил итә. Аннан кала 4 мари һәм 3 удмурт авылы бар.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Илишевский район.
Районда татар авыллары: Югары Яркәй, Абдулла, Аккүз, Әшмән, Базы-Куян, Базытамак, Бишкурай, Бүләк, Бүләк, Буралы, Дөмәй, Җәйләү, Ибраһим, Игъмәт, Иләкшиде, Илеш, Ирмәш, Исәмәт, Исәнбай, Иске Аю, Иске Биектау, Иске Күктау, Иске Кыргыз, Восток, Иске Нәдер, Иске Татыш, Итәй, Ишкар, Иштирәк, Йонны, Кадер, Калинино, Каенлык, Карабаш, Кече Бишкурай, Кече Тәҗәй, Куҗбахты, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Кызыл Көч, Кызылъяр, Кыпчак, Лаяшты, Лена, Олы Ялан, Рсай, Сәеткол, Сеңрән, Сүлте, Татар Мәнәвезе, Ташчишмә, Тәҗәй, Теләкәй, Теләпән, Түбән Черекүл, Түбән Яркәй, Төкәй-Тамак, Төйлегән, Турачы, Тыпый, Үрмәт, Үрнәк, Уяндык, Чияле-Әтәч, Шәммәт, Шидали, Югары Манчар, Югары Черекүл, Югары Юлдаш, Ябалак, Яңа Аташ, Яңа Аю, Яңа Күктау, Яңа Нәдер, Яңа Тормыш, Янтуган. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Элеккеге 3 рус авылында да (Андреевка, Груздевка, Гремучий Ключ) хәзер татарлар күпчелектә.
Татар авылларында татар теленең минзәлә (төп урынчылыгы) һәм Түбән Кама керәшеннәре (бакалы урынчылыгы) таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Түбән Кама керәшеннәре сөйләшендә Шидали, Гремучий Ключ, Иске Нәдер дигән керәшен татарлары авылларында һәм Вотяк Мәнәвезе, Князь-Елга, Ташкичү дигән удмурт авылларында сөйләшәләр. Удмурт теле тулысынча диярлек татар теле белән кысрыкланып чыгарылган. Татар теле җирле мари авылларында да таралган.
Юкка чыккан татар авыллары: Иске Хаҗи, Нәҗәде.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Илеш районы *