Людвиг Бервальд (немец телендә: Ludwig Berwald, 1883 елның 8 декабре, Прага — 1942 елның 20 апреле, Лодзь) — чех һәм немец математигы. Төп хезмәтләре дифференциаль геометриягә, хосусан, Финслер геометриясенә карый. Финслер пространстволарының гомуми теориясенә хәйран кертем ясаган, аның исеме белән Бервальд — Моор пространствосы аталган.

Тәрҗемәи хәле Людвиг Бервальд 1883 елда шәһәр үзәгендә китап кибетләренә ия немецча сөйләшә торган еврей гаиләдә туган. Белемен Прага, ә аннан соң Мюнхен гимназиясендә алган (гаиләнең 1900 елда Мюнхенга күчүеннән соң).

Мюнхенның Людвиг-Максимиллиан университетын 1908 елда доктор диссертациясен яклап тәмамлаган. Аннан соң Бервальд немец математигы Генрих Буркхардның ассистенты булып эшләргә чакыру алган, әмма шул чакыру белән файдалана алмаган, чөнки сәламәтлеге проблемалары булган. Берничә елдан соң ул Прагада Немец университетында лектор булган, анда башта экстраординар профессор урынын (1922), ә ике елдан соң — тулы профессор урынын алган. 1929 елда пенсиягә чыккан Георг Пикны шул урында алмаштырып шул университетның математик факультетның башы булган.

1941 елның октябрендә хатыны Хедвига белән Лодзь геттосына этапланган булган, анда Хедвига 1942 елның 27 мартында, ә Людвиг — шул ук елның 20 апрелендә үлгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар Ludwig Berwald (MacTutor) M. Pinl. In memory of Ludwig Berwald (English). — Scripta Math. 27 (1964), 193—203 M. Pinl. In memory of Ludwig Berwald (Czech). — Casopis Pest. Mat. 92 (1967), 229—238 R. Fritsch. Georg Pick und Ludwig Berwald — zwei Mathematiker an der Deutschen Universität in Prag (German)

Төркем:Математиклар