Булат Хисмәтов, Булат Әсхәт улы Хисмәтов (Булат Асхатович Хисматов; 1985 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― баянчы, заманча халык инструменталь башкару мәктәбенең күренекле вәкиле, виртуоз музыкант, педагог, композитор, аранжировщик. Казан шәһәр филармониясенең «Казан нуры» оркестры солисты, «ВИА ХИТ» кавер-төркеме һәм JIVE төркеме катнашучысы. Аның исеме 300 баянчы һәм аккордеончы берьюлы милли әсәрне башкарган зур музыкаль проектта катнашканы өчен Гиннес рекордлар китабына кергәнДавно ли вы пели, да ещё хором? Учите слова, завтра споём вместе с Булатом Хисматовым! Национальный музей РТ. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025) Признание заслуг. 8 ноября 2025 года. rt-online.ru, 8.11.2025.
Тәрҗемәи хәле 1985 елда Казанда Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов (Әлки районы Түбән Әлки авылыннан) һәм әнисе Камал театры гримеры Рәшидә Хисмәтова (Питрәч районының Шәле авылыннан) гаиләсендә туган. Бертуган сеңлесе Илсөяр, КФУ тәмамлаган. Әти бер, әни башка туганнары Гүзәлия, Гөлшат Казанда яшиләрЛилия Йосыпова. Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте. «Ирек мәйданы», 9.06.2020.
Ике яшьтән күмәк рольләрдә катнаша башлаган. 5 яшьтә әтисе музыка мәктәбенә баян классына биргән (5нче музыка мәктәбендә укытучысы Любовь Семеновна). Казан музыка училищесын (остазы Рафаэль Шәйхиев) тәмамлаган. 2008 елда Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультетына (доцент Александр Протасов сыйныфы) укырга кергән. «Татарика» оркестрында уйнаган (оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — профессор Ринат Халитов). Музыка мәктәбендә шәхси дәресләр биреп караган. Камал театрында режиссёр Айдар Җаббаров куйган «Хуш авылым» һәм «Хуш авылым. Хыял» спектакльләре өчен артистларны баянда уйнарга өйрәткәнРәфидә Галимҗанова. Ялкын җитми! «Сәхнә», 30.11.2023Булат Хисмәтов: «Әти хәтта ял көннәрендә баянны бакчага да алып барып, шунда уйнарга мәҗбүр итә иде». Шәһри Казан, 22.12.2015. I курс студенты Булат Хисмәтов «Петропавловские ассамблеии―2009» VI Халыкара халык уен коралларында башкаручылар музыкаль фестиваль―конкурсында (24―30 апрель) I премия лауреаты исемен яулаган Лауреаты 2009 года. Казанская государственная консерватория - официальный сайт. Иҗаты Төп эш урыны ― «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе «Казан» бию ансамбленең халык уен кораллары оркестры артисты (оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — доцент Рәсим Әдһәм улы Ильясов (1973), ТР атказанган артисты)«Казан нуры» оркестры – Казанская Филармония.
Репертуар: рус, татар популяр инструменталь композицияләреБулат Хисматов. Профи.ру.
2018 елда оешкан «ВИА ХИТ» кавер төркемендә эшли.
Чикләвек төркеме CheekLaWeek яки Чикләвек төркеме вокалистка Зарина Вильданова җитәкчелегендә чыгыш ясый. Коллектив татар халык һәм автор җырларын яңартып уйный. Төркемнең иҗаты ― ул акустикада уйналган латино һәм регги элементлары булган заманча world music. Төркемдә җиде музыкант: вокалистка Зарина Вильданова, гитарачы Ринат Рысьмятов, баянчылар Алмаз Әсхәдуллин һәм Булат Хисмәтов, перкуссионистлар Альберт Садретдинов һәм Александра Борисова, шулай ук контрабасчы Айдар Закиров. Uf Yoragem исемле альбом чыгарганнарМарат Ишкильдин. CheekLaWeek. Топ-10 молодых музыкальных групп и артистов Татарстана. milliard.tatar, 13.03.2021.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы («Инструменталь башкару» номинациясе) ― 3нче урынВ КРК «Пирамида» состоялся Гала-концерт Международного телевизионного конкурса молодых исполнителей «Татар моңы». Министерство культуры Республики Татарстан, 30.11.2015 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты Булат Хисмәтов «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» булды. Ватаным Татарстан, 31.10.2025
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Баянчылар Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары