Бүләк — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Авыл Татар Ямалы авыл җирлегенә керә. Географиясе Актаныштан 26 чакрым көнбатыштарак Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы зонасы чигендә урнашкан. Камбара тимер юл станциясе аннан 68 чакрым ераклыкта, кайчандыр күп нәрсә белән бәйләнгән Дербешка пристане исә 18 чакрымда була. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих 1925 елда нигезләнгән. Аңа нигезне 1925 елда Иске Семиостров авыл кешеләре салалар. Башта 7 гаилә килеп утыра. Өшәр халкы күчмә авыл дип атаса да, күченүчеләр аңа кадерләп Бүләк исеме куша. Торак пункты Иске Семиостров авыл Советына карый. 1929-1930 елларда хуҗалыклар саны 68 гә җитә. 1927 елның 2-19 декабрендә ВКП(б)нең XV съезды үткәннән соң 13 гаилә берләшеп, “Байкал” күмәк хуҗалыгы оештыра, рәисләре итеп Хатип Харисовны сайлыйлар. Районнан аларга кемнәрдәндер тартып алынган ике ат бирәләр. Бирегә ярлылар күчеп килми, матур киләчәккә омтылганнар яңа нигез кора. Аларның бөтен нәрсәсе була, күмәк хуҗалык тиз тернәкләнеп китә. Хак булса, хуҗалык бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен, рәисләре Лотфулла Хәйбуллин 1930 елда партиянең XVI съездына делегат буларак сайлана. Бөек Ватан сугышына 59 кеше алына, 43 кеше һәлак була, хәбәрсез югала. Бүләкнең көнбатышында – безнең эрага кадәр I, VIII гасырларга, безнең эраның III йөзенә, төньяк-көнчыгышында безнең эрага кадәр III йөзгә, безнең эраның III, VI-IX гасырларына караган авыллыклар булган. Шуларның истәлеге булып авылда борынгы зират сакланган. Демография
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Халык саны19381949196519701979198920022010391328253289272196160137 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 104 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97.12%, башка халыклар — 2.88%.
Социаль өлкә 1932 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1965 елда йортлар радио, 1966 елда электр, 1994 елда районда беренче булып газ кертелә. 2006 елда мәктәп һәм медпункт өчен яңа бина салына. 1994 елдан клуб эшләми. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.