Сания Фәйзуллина, Сания Хәнәфи кызы Фәйзуллина (Сания Ханафиевна Файзулина; Үзбәкстанда: Saniya Hanafiyevna Fayzulina; 1929 елның 28 июне, СССР, РСФСР, Түбән Идел крае, Әстерхан) ― Көнчыгышны өйрәнүче галим, педагогика фәннәре докторы, профессор. СССР халык мәгарифе отличнигы.
Тәрҗемәи хәле 1929 елның 28 июнендә Түбән Идел крае (1934 елдан Сталинград крае, 1943 елдан Әстерхан өлкәсе) Әстерхан шәһәрендә татар гаиләсендә туган.
1946 елда Үзәк Азия университетының Көнчыгыш факультетына укырга кергән. 1951 елда әлеге факультетның иран-әфган бүлеген тәмамлаган һәм шул факультетта эшкә калдырылган. 1950―1961 елларда урта мәктәптә укытучы, фәнни җитәкче вазыйфаларын башкарган.
1961 елда Үзбәкстан ССР Педагогика фәннәре фәнни-тикшеренү институтының аспирантурасына укырга кергән. Аспирантураны тәмамлагач, үзенең карьерасын институтның өлкән фәнни хезмәткәре сыйфатында дәвам иткән.
1967 елда Ташкәнт дәүләт чит телләр институтына (хәзерге Үзбәк дәүләт дөнья телләре ) эшкә күчкән, гомеренең ахырына кадәр шушы университетның педагогика кафедрасында өлкән укытучы, 1970 елдан доцент, 1971 елдан читтән торып уку факультеты деканы, 1978 елдан өлкән фәнни хезмәткәр һәм 1987 елдан кафедра мөдире булып эшләгән. Күп еллар дәвамында докторлык һәм кандидатлык дәрәҗәләрен бирүдә махсуслашкан Гыйльми совет әгъзасы булып торган.
1966 елда Үзбәкстан ССР Педагогика фәннәре фәнни-тикшеренү институтының Гыйльми советында «Рус әдәбиятын өйрәнү процессында үзбәк мәктәбе укучыларын эстетик тәрбияләү» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе СССР Педагогика фәннәре академиясе академигы (1968), профессор Раджабов Сыдык Раджабович).
1988 елда Низами исемендәге Ташкент дәүләт педагогика Гыйльми советында «Үзбәкстан мәктәп укучыларына эстетик тәрбия бирү системасының барлыкка килүе һәм үсеше, 1917-1980 еллар» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаганФайзулина, Сания Ханафиевна. - Становление и развитие системы эстетического воспитания школьников Узбекистана, 1917-1980 гг..
1991 елдан ― профессор. Галимә җитәкчелегендә 1 докторлык һәм 8 кандидатлык диссертациясе якланган. 80нән артык мәкалә, брошюра һәм монография бастырган.
Кайбер хезмәтләре Выразительно чтение как средство эстетического воспитания школьников (Учебное пособие), ., 1968. Эстетическое воспитание студенческой молодёжи. Т., 1978. Эстетическое воспитание учащейся молодёжи. Т., 1978. Становление и развитие системы эстетического воспитания школьников Узбекистана. Т., 1984 С. Х. Файзулина. В семье ― главное истоки / Мир образования ― образование в мире. - 2006. - № 2. - С. 168-173.
Искәрмәләр
Әдәбият Malik Abdusamatov. O'zbekiston Sharqshunoslari, bibliografik ocherk. Toshkent: Qomuslar bosh tahririyati, 1996, 144-145-betlar.
Сылтамалар Saniya Fayzulina
Төркем:Үзбәкстан шәркыятьчеләре Төркем:Россия шәркыятьчеләре Төркем:Үзбәкстан галимнәре Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар