Саят Камшыгер (; 1978 елның 1 мае, СССР, Казакъ ССР, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Жарма районы, Кезеңсу) ― шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Алтын сақа» балалар нәшриятының баш мөхәррире. «Серпер» республика яшьләр премисе лауреаты. Казакъстан Республикасының Мәдәният отличнигы.

Тәрҗемәи хәле

1978 елның 1 маенда Казакъстанның Симәй (1997 елдан Көнчыгыш Казакъстан) өлкәсенең (1972―1997 елларда Чар) районы Кезеңсу авылында туган.

1999 елда Алматыда Абай исемендәге Казакъ милли педагогика университетының казакъ филологиясе факультетын бик яхшыга тәмамлаган.

1999―2000 елларда М. Базарбаев исемендәге 2138нче гимназиядә, 2000―2004 елларда казакъ теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче республика мәктәп-интернатында укытучы, 2003―2004 елларда «Кайнар» университетында өлкән укытучы, 2001―2005 елларда М. О. Әвәзов исемендәге гыйльми хезмәткәр, 2005―2013 елларда Казакъстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант, 2013―2018 елларда «Мөлдір бұлақ» (Чиста инеш) балалар журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшләгәнЖурнал туралы — "Мөлдір бұлақ" жас зиялыларға арналған танымдық журнал.

1996 елда «Поэзия көктемі» (Шигърият язы) шигырь бәйгесе (), 1998 елда журналы тарафыннан оештырылган «Алаш және рух» (Алаш һәм рух) бәйгесе җиңүчесе. Яшь шагыйрьләрнең Артыгали Ибраев исемендәге бәйгесе призеры. «Шабыт» халыкара фестивале, Әфган сугышы ветераннарына багышланган бәйге (мүшәйра), Астананың 10 еллыгына багышланган республика бәйгесе җиңүчесеСаят Қамшыгер. Восточно-Казахстанская областная детско-юношеская библиотека.

2016 елдан башлап әдәби тәрҗемә белән актив шөгыльләнә. Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй!» (Тастамашы, ана!, 2018), «Әкиятсез балачак» (Ертегісіз өткен балалық, 2019), «Урам балалары» (Көше балалары) әсәрләрен казакъ теленә тәрҗемә иткәнКазахский поэт Саят Камшыгер посетил Национальную библиотеку РБ. Культурный мир Башкортостана, 18.05.2018. «Әкиятсез балачак» китабы «Самга» нәшриятында 2 мең данә тираж белән басылып чыкканКазахстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның китабы дөнья күргән. Татар-информ, 13.05.2019. Кыргыз әдипләре Нурлан Калыбеков, , Нурзат Мокенов, Улукбек Омокеев, Кыял Тажиева, шигырьләрен һәм татар язучысы Ркаил Зәйдулла хикәяләрен казакъ теленә тәрҗемә иткән.

Балалар өчен чыккан китаплары бар («Менің алғашқы кітабым», «Менің сүйікті әліппем», «Менің алғашқы танымым»).

Шагыйрьнең күп шигырьләренә җырлар язылган.

Казанда нәшер ителүче «Идел» журналының 2021 елгы декабрь санында «Кәгъбәнең нәни кошлары» исеме астында Саят Камшыгер шигырьләре татарча басылган (Ленар Шәех тәрҗемәсендә).

Шигырь җыентыклары 2001 ― «Сары гүл» («Сары гөл»); 2008 ― «Жүректегі ағыстар» («Йөрәктәге агышлар»); «Жүрегімде жұлдыз бар» («Йөрәгемдә йолдыз бар»); «Биші қайыңдар» («Биюче каеннар») һ.б.Творческий вечер с Саятом Камшыгером: поэзия, переводы и важные социальные темы. altainews.kz, 10.10.2025

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Серпер» яшьләр премиясе лауреатыСаят Қамшыгер. Краеведение Восточного-Казахстана «Хазар шиир ақшамлары» (Төркия), «Шиир шөлені» (Төркия), «Мост Дружбы» (Кыргызстан) халыкара фестивальләре лауреаты. «Алаш» халыкара әдәби премиясе лауреаты. Казакъстан Республикасы мәдәнияте һәм мәгълүмат өлкәсендә аерымлык билгесе белән билгеләнгән.

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны ― филология докторы, Жургенов исемендәге Казакъ милли сәнгать академиясе доценты Алия Бияздыкова. Улы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар Саят Камшыгер. На сайте imena.pushkinlibrary.kz

Төркем:Казакъстан язучылары Төркем:Казакъстан журналистлары Төркем:Казакъ милли педагогика университетын тәмамлаучылар