Гүзәл Сәгыйтова, Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова (Гузель Рамзилевна Сагитова; 1982 елның 13 марты, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Шаран районы, Түбән Зәет) ― мәдәният эшлеклесе, 2025 елның 22 сентябреннән ― Казан шәһәре башлыгы урынбасары. Филология фәннәре кандидаты. Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты (2016)Вице-мэром Казани стала Гузель Сагитова. Рамблер/новости, 22.09.2025.

Тәрҗемәи хәле 1982 елның 13 мартындаСагитова Гузель Рамзилевна. Татцентр.ру Башкортстан АССР Шаран районы Түбән Зәет авылында туган. «Филология» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын (2004), БДУ аспирантурасын (2007) тәмамлаган, драматургия буенча кандидатлык диссертациясе яклаган.

Хезмәт юлы 2004 ел ― Башкорт дәүләт университеты лаборанты.

2008 елдан 2018 елга кадәр ― «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә («Мәдәният дөньясында» программасы) алып баручы һәм мөхәррир.

2014―2018 елларда ― Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, доцент, татар теле кабинеты мөдире.

2013 елдан ― яшь шагыйрьләрне, композиторларны (мәсәлән, Эльмир Низамов), хореографларны, музыкантларны берләштергән «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучы. «Калеб» шигъри баттллар ясый, концертлар, киносмотрлар, лекторийлар оештыра, «өметле» яшь талантларның иҗат кичәләрен үткәрәРузилә Мөхәммәтова. Гүзәл Сәгыйтова: «Үзгәрмәдем! Мин – шул ук Гүзәл! Татар дөньясы өчен янучы Гүзәл!». Интертат, 13.03.2023.

2018 елдан 2021 елга кадәр ― Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры. Сәгыйтова ярдәме белән Кариев театры шәһәрдә модалы урын һәм тәҗрибә ноктасына әверелгән. Биредә Tamga режиссерлар лабораториясе, «Театрда импровизация» арт-лабораториясе узган. Берничә спектакль Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре грантлары алган, спектакльләр федераль фестивальләрдә катнаша башлаган. «Һөнәр» (Ремесло) яшь режиссура фестивале Камал театрыннан Кариев театрына күчкәнРадиф Кашапов. Директор татарского ТЮЗа Гузель Сагитова уходит в мэрию. Реальное время, 12.02.2021. Камал театрында Сәгыйтованың «Яңа татар пьесасы» лабораториясенә йөреп язган «Томан» пьесасы буенча «Томан (Сишәмбе көн кич белән...)» спектакле куелган. Кешенең эчке кичерешләре турында спектакль «Яшьләр сишәмбесе» кысаларында чыгарылган, ул вакытта Камал театрының кече залында яшь авторларның пьесалары буенча берьюлы өч спектакль күрсәтелгән (баш рольдә Әзһәр Шакиров).

2020 елдан 2021 елга кадәр ― 4нче Академия бер мандатлы сайлау округыннан сайланган Казан шәһәр Думасы депутатыСайлау нәтиҗәләре , мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия җитәкчесе Замруководителя исполкома Казани стала Гузель Сагитова. «Республика Татарстан», 15.02.2021.

2021―2025 елларда ― Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Шәһәр мәгариф һәм мәдәният идарәләре, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, физик культура һәм спорт комитеты, парклар һәм скверлар дирекциясе һ.б. шәһәр учреждениеләрен үз эченә алган бүлекчә җитәкчесе.

2025 елның 22 сентябреннән ― Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары (вице-мэр). Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының I сессиясендә сайланганСәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы. Казанның рәсми порталы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― Казанның Мактау грамотасы 2016 ― ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты 2016 ― Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия ― татар театр сәнгатен пропагандалауга керткән зур өлеше өчен Камал театрында Д. Сираҗиев премиясе ияләрен атадылар. Tatpressa.ru, 18.12.2016 2014 ― ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатыГузель Сагитова биография. Татар-информ

Шәхси тормышы Кияүдә. Кызы Асылъяр.

Искәрмәләр

Сылтамалар Сагитова Гузель Рамзилевна. Татцентр.ру Рузилә Мөхәммәтова. Гүзәл Сәгыйтова: «Үзгәрмәдем! Мин – шул ук Гүзәл! Татар дөньясы өчен янучы Гүзәл!». Интертат, 13.03.2023

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Кариев театры Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Казан шәһәр Думасы депутатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары