Әсәй — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Әсәй авыл җирлеге муниципаль берлегенең административ үзәге. География Әсәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 282 чакрым, ә район үзәге Азнакайдан көньяк-көнчыгышка таба 11 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Азнакай шәһәреннән 14 км көнчыгыштарак, Эстәрле елгасы буенда урнашкан. Тарих Авылга XVII гасырның икенче яртысында юрмый кабиләсе һәм типтәрләр нигез сала. XVIII-XIX гасырларга хәзерге татар халкының ата-бабалары типтәр һәм башкорт вотчинниклары катламына бүленәТатар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2008. 1т.: А-В. с.309|isbn=ISBN 978-5-902375-04-5. Авылда 1762 елда Юрмый волосте старшинасы Казбулат Мютюков кул астында 48 җан ясаклы татар ире булган, ә 1782 елда Нагайбәк Асанов җитәкчелегендә 79 җан типтәр исәпләнгән. 1795 елда авылда 72 башкорт һәм 182 типтәр; 1816 елда - 98 башкорт һәм 282 типтәр яши. XIX башыннда Әсәй авылында яшәгән башкорт сословиясенә кергән бер төркем халык Карамалы авылына нигез сала. Авыл халкының төп шөгыле - игенчелек, мөгезле эре терлек асрау. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Әсәй авылында мәчет була. 1910 елда 3 мәчет, 3 мәктәп һәм 3 су тегермәне эшли. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 2944 дис.тәшкил итә. 1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән - Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән - Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районына карый. Демография Халык саны1859189719201926193819491958197019791989200220107941450177112361299744605687554495546567 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 412 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 82.04%, башка халыклар — 2.67%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 15.29%.
Танылган шәхесләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1931-09-03 Флера Гыйззәтуллина шагыйрь 1946-12-14 Нур Әхмәдиев Казан
Н. Г. Әхмәдиев (1946—2021) - язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Г. Г. Әхмәдиева (1937) - Социалистик Хезмәт Герое (1981), ТАССРның атказанган төзүчесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары кавалеры. Н. Х. Ахунов (1941—1996) - техник фәннәр докторы, профессор. Ф. С. Гыйззәтуллина (1931) - язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. И. В. Закиров (1949) - Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Дәүләт премиясе лауреаты, 1981-1998 елларда совхоз җитәкчесе. Н. Ф. Шаһиев (1952) - архитектор, Яр Чаллы шәһәрендәге "Тәүбә" мәчете проектын ясаучыларның берсе. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.