Ленинград өлкәсе () — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.

Административ үзәге — Санкт-Петербург шәһәре. География Ленинград өлкәсе төньяк-көнбатышта Финляндия, көнбатышта Эстония белән чиктәш. Территориянең зур өлеше Балтык түбәнлегендә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешләре Валдай һәм Олонец калкулыкларында урнашкан. Фин култыгы, Ладога һәм Онега күлләре белән уратылган. Дүртенчел дәвер бозлануларыннан калган морена үрләре һәм тигезлекләре сакланган. Фин култыгы һәм Ладога күле арасында Карел муентыгы калкулыклары урнашкан. Фин култыгы ярлары түбәнлек, аерым урыннарда ком түбәләре очрыйлар. Төньяк ярларында бик күп култык һәм кыялы утраулар бар.

Файдалы казылмалардан боксит, янучан , фосфорит, торф, кварц комнары, Утка чыдамлы балчык һ.б.

Климаты уртача, диңгез климаты белән континенталь климат арасында. Гыйнварның уртача температурасы —7°, июльнеке 15°. Еллык явымнар саны 850 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 150—173 көн.

Төп елгалар: Нева, Волхов, Свирь, Луга, Вуокса, Сясь. Күлләр күп.

Туфраклары көлсу һәм төрле сазлык типлы, черемәгә бай карбонатлы туфраклар. Өлкә территориясенең якынча ярымын урманнар алып торалар. Кыргый хайваннардан йоклач, сукыртычкан, төлке, ак куян, поши һ.б. очрыйлар. Елгаларда һәм күлләрдә төрле балыклар (сиг, диңгез чабагы, алабалык, салака) бар.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php1 244 991 1 435 729 1 519 165 1 661 173 1 669 205 1 716 868

Икътисад Өлкәнең Эчке тулай продукты 2011 елда 563,6 млрд сум булды.

Эчке тулай продукты структурасы (2007): иләү сәнәгате — 27,3 % транспорт һәм бәйләнеш — 15,1 % сәүдә; автомобилләр һәм көнкүреш тауарлар төзәтү — 11,8 % төзелеш — 12,7 % авыл һәм урман хуҗалыгы — 8,3 %

Сәнәгать Өлкәдә Россиязен 29,1 % тәмәке, 12,1 % транспорт елганы, 11,3 % кокс эшләнә.Сосновый Бор шәһәрдә Ленинградская АЭС урнашкан.

Всеволожскта «Ford», «Gestamp Automocion», «Nokian Tyres» (шиналар); Точнода — «Caterpillar» чит илләр машиналар заводлары бар.

Тимер юллары

Эре магистральләр: Санкт-Петербург — Мәскәү Санкт-Петербург — Псков Санкт-Петербург — Һелсинки Санкт-Петербург — Петрозаводск Санкт-Петербург — Вологда Га — Таллин Санкт-Петербург — Дно Санкт-Петербург — Сортавала

Административ бүленеш

Ленинград өлкәсе 17 муниципаль районга һәм 1 шәһәр округына бүленә.

№ Муниципаль берәмлек ОКТМО коды Мәйдан, км² Халык Халык тыгызлыгыкеше/км² Шәһәр җирлекләре саны Авыл җирлекләре саны Административ үзәк 1Бокситогорск районы7201,77,27 3 6Бокситогорск 2Волосово районы41 606 000 02680,518,96 1 15Волосово 3Волхов районы41 609 000 35124,618,53 3 12Волхов 4Всеволожск районы41 612 000 53036,4Официальный сайт Всеволожского муниципального района Ленинградской области. Схема территориального планирования.90,43 8 11Всеволожск 5Выборг районы41 615 000 97431,227,68 7 5Выборг 6Гатчина районы41 618 000 22891,883,55 6 11Гатчина 7Кингисепп районы41 621 000 42908,127,24 2 9Кингисепп 8Кириши районы41 624 000 83045,321,34 2 4Кириши 9Кировск районы41 625 000 22590,540,41 8 3Кировск 1041 627 000 14910,96,13 2 3Лодейное Поле 11Ломоносов районы41 630 000 31919,236,44 2 13 Ломоносов 12Луга районы41 633 000 76006,412,84 2 13Луга 13Подпорожье районы41 636 000 07705,54,03 4 1Подпорожье 14Приозерск районы41 639 000 43597,017,56 2 12Приозерск 15Сланцы районы41 642 000 62191,119,88 1 6Сланцы 16Сосновоборск шәһәр округы41 754 000 172,0930,1 - -Сосновый Бор 17Тихвин районы41 645 000 67017,710,12 1 8Тихвин 18Тосно районы41 648 000 33601,935,88 7 6Тосно

Моны да карагыз Төньяк-Көнбатыш федераль округ

Искәрмәләр

*