Слободской () — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең Слободской районының административ үзәге.

Халык саны — 33 983 кеше, шәһәр админинстрациясенә буйсынган торак пунктлары белән — 34 462 кеше (2010). География Шәһәр Нократ елгасының биек уң ярында, Кировтан 35 километр төньяк-көнчыгышрак урнашкан. Горький тимер юлының Слободское станциясе. Тарих

Беренче тапкыр 1505 елда Иван III-ның бирегә яңа наместникны җибәреп кую турында грамотасында телгә алына. 1562 елдан — Слободской посады.

1708 елдан — Себер губернасы, 1719 елдан — аның Вятка провинциясе составында. 1727 елда Казан губернасы составына күчерелгән.

1780 елдан Нократ наместниклыгының (1796 елдан — губернасының) өяз шәһәре.

1856 елда биредә 9 чиркәү, 779 йорт һәм 87 лавка (кибет) булган.

1929 елдан Слободской районы үзәге булып тора.

Халык

1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856«Минем шәһәр» энциклопедиясе 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=335 1926http://elib.shpl.ru/ru/nodes/8808-rsfsr-administrativno-territorialnoe-delenie-soyuza-ssr-i-spisok-vazhneyshih-naselennyh-punktov-dopolnenie-k-8-mu-izdaniyu-s-noveyshimi-dannymi-o-rayonirovannyh-v-1929-godu-oblastyah-m-1929#page/30/mode/inspect/zoom/4 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 5 588 ~5 900 10 051 10 885 ~22 800 30 836 34 374 36 881 39 249 33 477 33 983 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар95,5%96,0% арлар2,2%1,7% Икътисад Күн һәм мех сәнәгате.

Фанир комбинаты, шырпы фабрикасы, йорт җиһазлар комбинаты, спирт-аракы заводы, макаруннар һәм татлы ашамлыклар комбинаты. Төзелеш материалларны, агач материаллар, үзагач җитештерү.

Югары уку йортлары Вятка иҗтимагый-икътисади институтаының филиалы. Танылган шәхесләр Александр Грин (чын фамилиясе Гриневский) — рус һәм совет язучысы. Петр Дульский — 1904-1911 елларда һәм кызлар гимназиясендә укыткан рәссам, китапханә мөдире, шәһәрдә беренче музей төзүче.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Киров өлкәсе шәһәрләре