Казаркалар () — казсыманнар отрядыннан үрдәк кошлар семьялыгының суда йөзүче кошлар ыругы.

Кечкенә башлы, кыска томшыклы, томшыгы һәм тәпиләре кара төстәге кошлар. Казлардан кечерәк. Озынлыгы 60 см га кадәр, авырлыгы 8 кг га кадәр. Төстә кара һәм ак төсләре кушылмасы. Казаркалар яшәү рәвеше буенча казларга ошыйлар, әмма каңгылдап кычкырмыйлар.

Төрләре Ыругка алты төре керә: Кара казарка (Branta bernicla) Атлантик кара казарка (Branta (bernicla) hrota) Тын океан кара казаркасы (Branta (bernicla) nigricans) Ак яңаклы казарка (Branta leucopsis) Канада казаркасы (Branta canadensis) Кече Канада казаркасы (Branta hutchinsii) Кызыл түшле казарка (Branta ruficollis) Гавайлар казаркасы (Branta sandvicensis)

Россия һәм Татарстанда өч төре оялый: кара казарка, ак яңаклы казарка һәм кызыл түшле казарка .

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча хайваннар

Төркем:Үрдәк кошлар