Җилдәр — Башкортстанның Миякә районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 890 кешенең яшәве мәгълүм. Авыл советы үзәге.

Демография Җилдәрдә 330 хуҗалык исәпләнә. Яшәүчеләр саны:

1989 елда – 960 кеше, 1999 – 1084 2006 – 969 2009 – 1013 2002 елда 63% халык башкорт итеп яздырылган, татарлар – 35%.

Социаль тармак Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары – урта мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, даруханә, авыл мәдәният йорты, почта бүлеге, телефон челтәр бүлеге, Бишбүләкнең саклык банкы филиалы, район хастаханәсенең психоневрология бүлеге, олы яшьтәгеләрне социаль яктан хезмәтләндерү үзәге, участок ветеринар дәваханәсе, сөт җыю пункты, кибетләр. Авыл җирлеге буенча 2 СПК: «Октябрь», «Урал», 3 урта мәктәп, 2 башлангыч мәктәп, 2 балалар бакчасы, 4 фельдшер-акушерлык пункты, 2 авыл мәдәният йорты, сөт җыю ноктасы.Җилдәр авыл советы (рус телендә) Җитештерү тармагы СПК «Октябрь», Миңнегалиев КФХ (фермер хуҗалыгы - дуңгызчылык), Абдуллин КФХ (агач эшкәртү). Атаклы кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1646-03-03 Фәхретдинов Ривал Нуретдин улы Башкорт дәүләт университеты биолог 1885-08-14 Васили Сыромәтников рәссам 1979-03-20 Уфа 1924-12-24 Кәрам Җәббарыв 2016-05 Качкыннар 1925-02-14 Мөхәммәт Сәлимев 2000-12-04 Уфа 1946-10-04 Булатов Салауат Ғабдулла улы Башкорт дәүләт аграр университеты zootechnician 2021-01-28 Уфа районы

Тимурбәк Дәүләтшин (1904-1983) Вәлиәхмәт Үтәй – Татар дәүләт филармониясенең джаз-коллективы сәнгать җитәкчесе Рөстәм Үтәйнең әтисе Ибраһим ягыннан бабасы. Азат Магазов (1926, Баязит) - язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) - 1943 елда Җилдәр урта мәктәбен тәмамлый, шуннан әрмегә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. Мөхәммәт Сәлимов (1925-2000), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Кәрәм Яппаров (1924-2016), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 37 км тимер юл станциясенә (Аксеново): 80 км

Искәрмәләр

Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.