Тасма тартыш <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны Тасма тартыш — татар халык уены.

Уйнау тәртибе Балалар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уенны алып баручы уртада була. Ул бер башы уйнаучыларда булган тасма җебенең икенче башларын кулында җыйнап тота. Уенны алып баручы: «Тартыгыз җепләрегезне», — дигәндә, түгәрәктәге уенчылар кушканның киресен эшләргә, ягъни «тартыгыз» дигәндә йомшартырга, «җибәрегез» дигәндә тартырга тиешләр. Әгәр берәрсе ялгышып кушканны эшләсә, ул уенны алып баручы була.

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Зиһен сынаш уеннары Төркем:Татар уеннары