Палеоли́т ( — «борынгы» һәм λίθος — «таш») яки борынгы таш дәвере — таш дәверенең беренче тарихи чоры. Гоминидлар тарафыннан таш коралларын куллануы белән башлап (як. 2,6 млн ел элек), кешеләрнең игенчелек белән шөгыльләнүе белән тәмамлана (як. 10- мең ел б.э.к.). 1865 елда Джон Леббок тарафыннан әйтелә.

Урта Идел буе җирләрендә кешеләр нәкъ палеолит чорында пәйда булаларСолтанбәков Б.Ф. «Татарстан тарихы». Казан: ТаРИХ, 2001.. Алар яшәгән иң борынгы урын — хәзерге Тәтеш районының Бессоново авылыннан ерак түгел урнашкан «Красная Глинка» торулыгы.

Палеолитны 3 дәвергә бүләләр: Иртәнге палеолит Урта палеолит Соңгы палеолит

Искәрмәләр

Сылтамалар