Надцы () — Төмән өлкәсе Тубыл районында урнашкан бистә, биредә татарлар күпләп яши.Онлайн - энциклопедия Tatarica Нацы авылы җирлегенең административ үзәге.

Тарихы

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң урман промышленносте алдына тагын да зуррак күләмдә үзагач җитештерү, җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу бурычы куела. Әмма сугыш елларында Тубыл шәһәре тирәсендәге урман запасы беткән. Шуңа күрә Иртешнең уң ярында яңа урман участоклары ачарга карар ителә. Шулай итеп, 1949 елда Надцы дигән урман пункты барлыкка килә. Бу вакытта җитештерү процессының барлык фазаларында вахта методы һәм күп сменалы режим кертелә.

1951 елда гына Надцы бистәсендә төзелеш башлана, башта бараклар төзелә, чөнки халык күпләп күченеп килә башлый, тирә-күрше татар авылларыннан тыш бирегә Украинадан, Белоруссиядән, Молдавиядән репрессияләнгән махсус күченүчеләр дә килә.История Надцынской сельской библиотеки.

Халык саны

Бистәдә 2021 елда 496 кеше яшәгән, шулардан 28 % татарлар, калган халкын руслар, хантлар, башкортлар, украиннар, гагаузлар тәшкил иткән.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Инфраструктура

Мәдәният йорты.Тубылда бишенче тапкыр «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале узды. Китапханә. Мәчет.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тобольский муниципальный район Тюменской области. Официальный сайт Надцынское сельское поселение.

Төркем:Тубыл районы торак пунктлары