Җәя — ук ату өчен бөгеп кереш тарткан борынгы ату коралы.Башҡорт теленең һүҙлеге. 2 томлыҡ. — Мәскәү, 1993. — 2-се том, 792-се битГОСТ Р 52115-2003 — «Метательное оружие. Луки спортивные, луки для отдыха и развлечения и стрелы к ним. Общие технические требования. Методы испытаний на безопасность.» Укны ату өчен кереш тартыла, ягъни шул юл белән кинетик энергия барлыкка килә һәм тартылган укны ычкындырганда ул зур тизлек белән очып китә.

Очу тизлеге яндың конструкциясенә, керештең сузылу көченә һәм һава торышына да бәйле. Укчылар үзе белән һәр чак бер яки ике кереш, тагын төрле һава шартларына яраклаштырылган кереш йөрткәннәр. Ефәк кереш иң яхшысы булган, тик ул бик кыйбатка төшкән. Ат ялыннан үрмә кереш салкын вакытта яхшы булган, әммә тиредән яки сеңгердән корулы керештән аермалы, дымны үзенә тиз сеңдергән һәм сузылган. Шуның өчен дә кайбер керешләрне махсус рәвештә балавызга, майга манып алганнар.

Җәя өчен кулланылган агач токымнары хәрби әһәмияткә ия булган. Гадәттә җәяне каеннан, корыч агачтан, чаганнан, чыршы, чикләвек агачыннан ясаганнар. Шулай ук фольклорда гөлҗимеш телгә алына. Дала халыклары җәяне башкортлардан алырга тырышкан.Радик Темиргалиев. Эпоха последних батыров. 2013..

Җәяләр 3 төргә аерыла: гади (тоташ бер агачтан), катлаулы (мөгез һәм сөяк җилкәле агачтан) һәм җыелма (катлаулы составлы, агач, мөгез, ташның төрле төрләреннән).Онлайн — энциклопедия Tatarica

Искәрмәләр

Әдәбият Медведев А. Ф. Ручное метательное оружие VIII—XIV вв. М., 1966; Измайлов И. Л. К истории сложного лука Волжской Булгарии середины VIII—X вв. // Военная археология. Оружие и военное дело в исторической и социальной перспективе. СПб., 1998; Горелик В. М. Армии монголо-татар X—XIV вв. М., 2002.

Төркем:Кораллар Төркем:Ыргыту коралы