Рауза Исланова, Рауза Мөхәммәтҗан кызы Исланова (Рауза Мухамеджановна Исланова; 1948 елның 8 феврале, СССР, РСФСР, Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Олы Рбишча) ― СССРның әйдәп баручы теннисчыларының берсе, илнең иң көчле 10 теннисчысы исемлегенә кергән (1967―1976). Россиянең әйдәп баручы теннис тренерыИсланова Рауза Мухамеджановна в энциклопедии «Российский теннис». СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1976). Төрле турнирларның берничә тапкыр җиңүчесе һәм финалисты, Ил Кубогы иясе. Дөньяның экс-беренче ракеткалары булган абыйлы-сеңелле Марат һәм Динара Сафиннарның әнисеИрина Сокол. Рауза Исланова: «Прежде всего, я считаю, надо заботиться о том, как вырастить здорового ребенка». Sports.ru, 16.10.2009.

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 8 февралендәСегодня день рождения у Раузы Ислановой! GoTennis.ru, 8.02.2025 Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының татар авылы Олы Рбишчада туган. 10 яшендә теннис белән шөгыльләнә башлаган. Беренче тренеры ― Клавдия Борисова, соңыннан шулай ук һәм шөгыльләнгән. өчен чыгыш ясаган. Спортта уңышлары Кызлар арасында ялгыз разрядта СССР чемпионы (1965―1966). 1967 ― Мәскәү җыелма командасы составында СССР халыклары Спартакиадасы чемпионы. Ялгыз (1969) һәм парлы (1967) разрядларда СССР чемпионатлары финалисты. «Спартак» (Мәскәү) командасы составында СССР кубогы иясе (1969). Парлы Бөтенсоюз кышкы ярышларында җиңүче (1971). Ялгыз һәм парлы разрядларда ВЦСПС чемпионы (1973). Ялгыз разрядта (1971 ― кыш) һәм микстта (1971 ― җәй) Мәскәү чемпионы. «Спартак» ДСО абсолют чемпионы (1968). СССР җыелма командасы составында «Суабо Кубогы» (1968) иясе. Микста ачык чемпионаты финалисты (1967). 1976 елгы Кышкы халыкара турнирның ялгыз разрядта җиңүчесе. СССРның иң көчле ун теннисчысы исемлегенә кергән (1967―1976); иң яхшы урын ― бишенче (1968). 1976 елда СССРның халыкара класстагы спорт мастеры исеменә лаек булган.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, тренерлык эшенә күчә. Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетын () тәмамлаган. 1976 елдан ― «Спартак» СДЮШОР тренеры. Балалары Д. Сафина, М. Сафинның беренче тренеры. Аның башка тәрбияләнүчеләре арасында ― , , , СССРның спорт мастерлары В. М. Вительс һәм О. Манапов, Н. И. Едешко. Аның җитәкчелегендә «Спартак» теннисчылары «Reebok Кубогы»н откан (1996) һәм Кубок уйнату финалистлары булган (1998).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1976 ― СССРның халыкара класслы спорт мастеры. 1998, 2008 ― ике тапкыр «Рус Кубогы» теннис премиясе лауреаты (1998: «иң яхшы балалар тренеры» номинациясендә; 2008: «2008 елда Россиянең иң яхшы тренеры» номинациясендә). 2010 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен орденының медале. 2009 елда исеме Россия Теннис даны залына кертелгән («Тренер» номинациясендә)Исланова Рауза Мухамеджановна (р. 1948). Федерация тенниса России. 2011 ― Халыкара теннис (ITF) теннис үсешенә өлеш керткән өчен бүләгеРауза Исланова получила награду ITF за вклад в развитие тенниса. GoTennis.ru, 23.10.2011. 2013 ― Россия теннисы үсешенә керткән өлеше өчен Махсус Истәлекле билге белән бүләкләнгәнВ спорткомплексе Олимпийский прошла церемония чествования Раузы Ислановой. GoTennis.ru, 9.02.2013.

Шәхси тормышы Ире Мөбин Алямша улы (Михаил АлексеевичДжаудат Абдуллин. У татар движение в обе стороны / Как Вадим Токарев поменял фамилию. 10 историй переименований звёздных спортсменов. БИЗНЕС Online) Сафин (чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Өчкүл авылыннан) «Спартак» спорт җәмгыяте структурасында административ вазыйфа биләгән, Мәскәүдә теннис клубы директоры. Улы Марат (1980 елгы, 14 яшендә әнисе тырышлыгы белән Валенсиядәге Панчо Альварино Теннис академиясенә (Испания) урнашкан, шул вакыттан мөстәкыйль тормыш башлаган), теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры, дөньяның экс-беренче ракеткасы (15 миллион долларга якын акча эшләгән). Спорт карьерасын 2009 елда (аягы сынгач) тәмамлаган. 2011―2017 елларда Россия Дәүләт думасы депутаты. Рәсми өйләнмәгән (төрле елларда Сильвия Торренс-Валеро, , Алена Селезнева, Валерия Якубовская, Елена Корикова, Анна Друзяка, Анастасия Осипова, Аленә Әхмәдуллина, Аида Гарифуллина белән романтик мөнәсәбәтләрдә булган)От Жуковой до Гарифуллиной: вспоминаем самые яркие романы Марата Сафина. spletnik.ru, 27.01.2021, Валерия Якубовскаядан туган кызы Ева (2005 елгы)Красивая жизнь 11-летней внебрачной дочери теннисиста Марата Сафина. Триникси, әмма кызның әтисе булуын танымыйАлександр Головин. «У меня нет ни девушки, ни жены. Я не хочу отношений». Sports.ru. Автомобиле Range Rover. Йорты Мәскәүнең (Патрика) микрорайонында. Буддизм белән кызыксына. Кызы Динара (1986 елгы), теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры, дөньяның экс-беренче ракеткасы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Исланова Рауза Мухамеджанона. Современный музей спорта

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:ССРБ халыкара класслы спорт осталары Төркем:СССР теннисчылары Төркем:Россия тренерлары Төркем:Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Нижгар татарлары