«Ал гөлчәчәк» кунакханә-сәламәтләндерү комплексы (санаторий) () – Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында урнашкан, гаилә һәм балалар белән ял итү өчен уңайлы, ел әйләнәсе эшли торган ял базасы, шифаханә. Тарихы россияле эшкуар һәм сәясәтче Ралиф Рафил улы Сафин (1954 елда Уяндыкта туган) һәм аның кызы җырчы Алсу белән бәйле. юнәлешендә эшли.
Урыны
Ял базасы (кунакханә комплексы) Башкортстан һәм Татарстан чигендәге матур урында, Уяндык авылының (Алсуның әтисе туган җирдә) урамының Агыйдел елгасы очында, тау битендә, урман янәшәсендә урнашкан. Урам аркылы йортта ― кунакханә комплексы администрациясе. Район үзәге Югары Яркәйдән 33 км, Уфадан 170 км, Актаныштан (Кәзкәй аркылы) ~30 км, Груздевка пристаненнан 2-3 км ераклыкта. Уяндык нибары бер озын (Урман урамы) һәм ике кечерәк урамнан (Ирек урамы, Яңа урам) тора. Кунакханәдән Агыйдел елгасы күренеп тора. Урын матур һәм тыныч. Монда асфальт юллар, яхшы йортлар. Авыл башыннан гына Дүртөйледән Яр Чаллыга (Актаныш аркылы) илтүче асфальт юл уза.
Кунакханә комплексы матур табигать белән әйләндереп алынган, бу уңайлылык атмосферасын тудыра һәм ял итүгә ярдәм итә.
Дин тотучылар өчен авылда мәчет, күрше Андреевка авылында Иоанн Предтеча чиркәве бар.
Авылда 09:00 дән 21:00 гә кадәр азык-төлек кибете эшли, һәм күрше торак пунктларда (2-3 км ераклыкта) 09:00 дән 23:00 гә кадәр, шулай ук тәүлек буе эшли торган кибетләр бар.
Тарих
Кунакханә комплексы 2009 елда Ралиф Рафил улы Сафин гаиләсе тарафыннан төзелгәнОтдохнуть как Алсу: отель Алая Роза в Уяндыково. ufa1.ru 26.06.2023. Кунакханә күршесендә Ралиф Рафил улы Сафинның һәм Алсуның шәхси йортлары да урын алган.
Кунакханә комплексы белән идарә итүче компания «У Алой розы» дип атала. Ул 2015 елда теркәлгән. Оештыручысы ― Алсуның әнисе Разия Сафина, директоры — Алсуның энесе Ренард.
Биредә Россия, татар һәм башкорт эстрадасының күренекле вәкилләре, шулай ук сәясәтчеләр, җәмәгать эшлекләре ял иткән (мәсәлән, 2019 елда журналист Венера Хисамова. Алсу и Собчак станцевали башкирский танец. ufa1.ru, 7.12.2019).
Комплексның гамәлдәге хезмәткәрләре ― Уяндык авылы, Дүртөйле, Уфа, Яр Чаллы, Бөре, Казан, Нефтекама шәһәрләрендә яшәүчеләр. SPA-үзәкнең барлык хезмәткәрләре дә медицина белеме алган.
Уңайлыклары Швейцария (Альп) стилендә бизәлгән спорт-сәламәтләндерү комплексы.
Автосәяхәтчеләр өчен махсус парковка (бушлай) оештырылган.
Кунакханәдә (бәясе буенча аерылучы экономкласс, стандарт, Твин, ярымлюкс, люкс бүлмәләрдә), шулай ук урман буендагы йортка да (коттеджда) урнашырга мөмкин.
Кунакханәдә ял итүчеләр өчен , күңел ачу чаралары, (сезонга карап), пикник һәм өчен мәйданчыклар, су процедураларын яратучылар өчен бассейн әзерләнгән Гостинично-Оздоровительный Комплекс Алая Роза. ostrovok.ru.
Отель территориясендә ресторан һәм гриль-йорт бар, анда күңелле вакыт үткәрергә мөмкин. Ял итү өчен мунча үзәге, тренажер залы, волейбол мәйданчыгы һәм теннис корты каралган. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда барбекю белән пикник оештырырга мөмкин.
Ял көне турлары (ике төн һәм өч көн), балалар өчен (4 яшьтән 14 яшькә кадәр) тур, пенсионерлар өчен, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен махсус турлар тәкъдим ителә. Эш көннәрендә юллама очсызрак, ял көннәрендә кыйбатрак. Бәягә кунакханәдә яшәү; бүлмә төренә карап, иртәнге аш яки өч тапкыр туклану, шулай ук сәламәтләндерү хезмәтләре (бассейн, тоз шахтасы һәм «Нуга Бест» карават-массажеры) керә. Кунаклар беренче катта 120 кешене сыйдыра торган ресторанда туклана.
Кунакханәдән ерак түгел, түбәнлектә, берничә балыклы күл бар. Теләүчеләргә балык тоту җайланмалары арендага бирелә.
Конференц-зал (40 кешегә).
Айның кайбер көннәрендә ресторан залларында (алар дүртәү) туйлар, юбилейлар, тантаналар уздыралар.
Савыктыру хезмәтләре Кунаклар өчен массаж кабинеты, солярий, спа-үзәк (массаж, пилинг һәм төрү), мунча, фин һәм төрек бар.
Спорт сөючеләргә (барысы да түләүле) тренажер залы, өстәл теннисы, бильярд, теннис корты, аэрохоккей, волейбол, велосипедны арендага алу тәкъдим ителә.
Җәй көне кунакханә балык тотарга, рафтинг, экскурсияләр һәм ат белән йөрергә тәкъдим итә.
Кыш көне чаңгычылар һәм сноубордчылар өчен өстәмә (түләүле) — чаңгыда шуу (трасса 300 м), тюбинг трассасы, чаңгы экипировкасы прокаты һәм сноуборд (башлап шуучылар өчен әйбәт). Күтәргеч (подъемник) бушлайГостиница АЛАЯ РОЗА в Уяндыкове. Яндекс Путешествия.
Искәрмәләр
Сылтамалар Отдохнуть как Алсу: отель Алая Роза в Уяндыково. ufa1.ru, 26.06.2023 Алая Роза Вконтакте
Төркем:Башкортстан санаторийлары Төркем:Илеш районы