Күг агач () - Каенчалар семьялыгына керүче чагыштырмача зур булмаган агачлар ыругы.

Таралу һәм экология Ыруг вәкилләре төньяк ярымшарда үсә, күпчелек төрләрне Азиядә аеруча Кытайда очратырга мөмкин. Европада ике генә төре бар.

Күг агач әкрен үсә, җитәрлек дымланган, известьле, көпшәк һәм бай туфракны өстен күрә; кайбер төрләр коры акбурлы туфракка түзә; баткак һәм кислоталы туфракларга чыдамый.

Күләгәгә чыдамлык дәрәҗәсе буенча төрләр аерыла. Киселгән агач төбеннән бик күп сабаклар үсеп чыга ала. Тамыр белән сирәк үрчиләр.

Күг агачы белән кайбер тәңкәканатлыларның личинкалары, шул исәптән көзге карышлавык, кышкы карышлавык туклана.

Казылма табылдыкларга караганда, бу ыруг Евразиядә гаять киң таралган булган. Ул өченчел период ахырында Азиядә, бераз соңрак Европада пәйда була һәм иң киң таралуына миоценда ирешә. Кайвакыт турыдан-туры Carpinus исеме белән аталса, кайчак аны Carpiniphyllum кебек вариантлар белән исемлиләр.

Ботаник тасвирлау

Агачлар, сирәгрәк зур куаклар. Кәүсәләре буй-буй кабыргалы, шома соры кайры белән капланган. Ябалдашы киң түгел һәм куе, каркасы чагыштырмача нәзек ботаклардан тора.

Яфраклары ике рәтле, чиратлашып урнашкан. Бөреләре утыручы, очлы, тәңкәләр белән капланган. Яфраклары гади, 3-10 см озынлыкта, овал формасында, киртләч кырыйлы, үзләре һәм төпчек яфраклары коела торган.

Чәчәкләре ике җенесле, бер өйле, җил ярдәмендә серкәләнәләр, алкадарда урнашканнар, яфраклар белән бер үк вакытта ачылалар. Серкәч чәчәкләрендә чәчәк яны юк, 4-12 серкәчле, нәзек, икегә аерчалы җепләр очында серкәлекләр урнаша.

Җимешлекле чәчәкләр алкалардагы тәңкәләр куенында утыралар. Җимшән ике оялы, кыска баганачыклы, аның өстендә ике озын, җепсыман танаучык урнаша. Чәчәк яны күзгә күренмәс.

Җимешләре - чикләвекчекләр. 10-30 санында, бер оялы, бер орлыклы, агач кабыклы, буй-буй кабыргалы. Орлыклары эндоспермсыз, итләч орлык өлешләре белән. Ел саен мул җимеш бирә.

Кулланылышы

Күг агачны паркларда, топиарийлар (тере коймалар, беседкалар) ясаганда кулланалар. Бөтен төрләре кисүгә яхшы яраклашкан, акрын үсү сәбәпле форманы озак саклыйлар.

Үзагач төсе аксыл-соры. Уртача тыгызлыгы коры халәттә 750 кг/м3

Бринелль буенча катылыгы 3,5 кгс /мм2. Акрын гына кибә, ярылырга мөмкин. Кисү коралы белән эшкәртү кыен. Дөрес эшкәртмәгән очракта черү процессларына начар каршы тора. Полировкага авыр бирелә. Кипкәндә күләм югалту коэффициенты югары.

Күг агачның үзагачыннан музыка уен кораллары, шпон, токарь кораллары, идән япмалары ясыйлар. Электән машина төзелешендә кулланылган. Бонсайлар ясауда кулланыла.

Төрләр

Чыганаклар

Китай флорасы - Ostryopsis davidiana Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Табигать Төркем:Үсемлекләр